“Кызыл таң” гәзитенең “ВКонтакте” челтәрендәге төркемендә (https://vk.com/kiziltan102) “Иң шәп чыгарылыш сыйныфы-2021” конкурсы кызганнан-кыза. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре иң җаваплы чорга – БДИ тапшыруга әзерләнсә, җиңүче итеп күрергә теләгән сыйныф өчен сез тавыш бирә аласыз.
Моның өчен “Кызыл таң”ның “ВКонтакте” төркеменә шушы адрес буенча https://vk.com/kiziltan102 кушылып, өстә беркетелгән язманы табып, үзегез теләгән сыйныф өчен күрсәтелгән сылтама аша кереп тавыш бирергә кирәк.
Әле вакыт бар, 31 майда 16 сәгатьтә конкурс төгәлләнәчәк, җиңүче игълан ителәчәк. Мәктәп еллары, укытучылар, сыйныфташлар һәрвакыт күңелегездә булсын!.
Конкурсантлар белән таныштырып үтәбез. Алар:
Сәйтәк урта мәктәбе, 11нче сыйныф, Балтач районы. Сыйныф җитәкчесе Альбина Фингат кызы Зәгафуранова.
Каран урта мәктәбе, 11нче сыйныф, Бүздәк районы. Сыйныф җитәкчесе Асия Әхсән кызы Сәмигуллина.
Дүртөйле 2нче лицее, 11 Г сыйныфы, Дүртөйле шәһәре. Сыйныф җитәкчесе Фәридә Фәрит кызы Хәйруллина.
Кадер урта мәктәбе, 11нче сыйныф, Илеш районы. Сыйныф җитәкчесе Гөлнара Рәфил кызы Дәүләтова.
Яңа Кабан интернат-мәктәбе, 11нче сыйныф, Краснокама районы. Сыйныф җитәкчесе Анфиса Равил кызы Муллагалиева.
Якшымбәт урта мәктәбе, 11нче сыйныф, Куергазы районы. Сыйныф җитәкчесе Альмира Зинур кызы Вәлитова.
Иске Тукмаклы урта мәктәбе, 11нче сыйныф, Кушнаренко районы. Сыйныф җитәкчесе Наилә Лотфулла кызы Латыйпова.
Югары Кыйгы лицее, 11 А сыйныфы, Кыйгы районы. Сыйныф җитәкчесе Галия Гали кызы Хөрмәтуллина.
Сахай урта мәктәбе, 11нче сыйныф, Кырмыскалы районы. Сыйныф җитәкчесе Рәйханә Рәүф кызы Латыйпова.
Аксәет урта мәктәбе, 11нче сыйныф, Тәтешле районы. Сыйныф җитәкчесе Гөлнара Әдһәм кызы Гыйлемшина.
Югары Тәтешле 2нче урта мәктәбе, 11нче сыйныф, Тәтешле районы. Сыйныф җитәкчесе Рузиля Ибраһим кызы Әхмәтнәбиева.
Туймазы 1нче интернат-мәктәбе, 11нче сыйныф, Туймазы шәһәре. Сыйныф җитәкчесе Нәсимә Камил кызы Хөснетдинова, тәрбияче Эльвира Фоат кызы Коробицына.
Яңавыл лицее, 11 Б сыйныфы, Яңавыл шәһәре. Сыйныф җитәкчесе Ирина Малик кызы Сафина.
Уфа 97нче мәктәбе, 11 А сыйныфы, Уфа шәһәре. Сыйныф җитәкчесе Елена Владимировна Запольских.
Уфа 97нче мәктәбе, 11 Б сыйныфы, Уфа шәһәре. Сыйныф җитәкчесе Светлана Владимировна Кудряшова.
Фото: "Кызыл таң"ның "ВКонтакте" төркеменнән скрин-шот.