Безнең мәгариф объектларын квалификацияле саклау буенча югары күрсәткечләребез юк, объектларның 60 проценты гына андый сакка ия. Бу хакта республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде. Хәзерге вакытта республикада министрлык карамагында 4 050 мәгариф объекты эшли. Шулардан 1100дән артык кеше булган 51 объект — 1нче хәвеф категориясенә, 2нче категориягә – 198 объект, 3нче категориягә – 1989 объект, 4нче категориягә 1812 объект керә.
Ведомство җитәкчесе билгеләвенчә, беренчедән, “Росгвардия”гә вәкаләтләрне тапшырганнан соң, мәктәпләрне техник саклау хез-мәте бәясе берничә тапкыр арткан. Хәзер ул сәгатенә 9 сум 90 тиен тәшкил итә, элек сәгатенә 3 сум 92 тиен иде.
“Мондый хезмәтнең хакы кискен күтәрелү еллык чыгымнарның артуына китерде һәм 52,5 миллион сум чамасы тәшкил итте, шулай ук Башкортстан Республикасы бюджетыннан, муниципаль район һәм шәһәр округлары бюджетларыннан ел саен өстәмә 141,6 миллион сумга якын акча бүленде”, — диде Айбулат Хаҗин.
Мәгариф объектларын квалификацияле саклауның җитәрлек дәрәҗәдә булмавының икенче сәбәбе — авыл җирендә шәхси сак оешмалары булмау.
12 майга мәгариф объектларын инженер-техник системалар һәм саклау чаралары белән тәэмин итүгә һәм җиһазлауга ихтыяҗ 530,3 миллион сум тәшкил итә, шуның 496,7 миллион сумы — муниципаль белем бирү оешмалары, 33,6 миллион сумы — Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы оешмалар өчен.
“Бездә мәктәпләр күп, башка төбәкләрдәге кебек түгел. Өч моментны искә алырга кирәк: мәктәпләрне техник яктан тәэмин итү, физик саклау һәм, иң мөһиме — педагогларның балалар белән эшләве. Бүген укытучылар коллективларын балаларга игътибар күрсәтергә, үсмерләрнең үз-үзләрен тотышына игътибар итәргә өндәү мөһим. Чөнки тормыш Казандагы кебек фаҗигаләрне еш кына булдырмый калырга мөмкин булуын күрсәтә”, — дип билгеләп үтте төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.
Киңәшмәдә муниципалитетларның хакимият башлыкларына мәктәпләрдә хокук саклау органнары һәм сак оешмалары вәкилләре белән берлектә тиешле тема буенча укыту-тренировка чараларын оештырырга кушылды.
Шулай ук, Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Русия гвар-диясенең Башкортстан буенча идарәсе белән берлектә, белем бирү оешмасына кораллы һөҗүм булган очракта, сакчылар, җитәкче, мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең һәм укучыларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләренең бердәм алгоритмын булдырырга киңәш ителде.
Шушы көннәрдә Татарстанның Актаныш районында Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай һәм Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният һәм фән буенча профильле комитетларының уртак утырышы узды. Анда күрше төбәкләрнең республика парламентлары спикерлары Константин Толкачев һәм Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Утырышта күтәрелгән мөһим темаларның берсе, Казанда булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле, мәктәпләрдә хәвефсезлекне тәэмин итүгә юнәлтелде. Шунысы мөһим — ике республика депутатлары закон чыгару карарларын бергәләп эшләргә планлаштыра.
“Казандагы фаҗига барыбызга да мәктәпләрдә хәвефсезлекне тәэмин итү системасының ни дәрәҗәдә нәтиҗәсез төзелүен искә төшерде, – диде Константин Толкачев. — Мәктәпләрдә, кагыйдә буларак, бу эш белән шәхси сак предприятиеләре шөгыльләнә. Асылда, бу еш кына “вертушка”да утыручы пенсионер булып чыга, аның коралы да, тиешле әзерлеге дә юк. Ә еш кына мәктәпләрдә хәтта мондый сак та юк — үткәрү режимын вахтер тәэмин итә. Мәктәпләрне, балалар бакчаларын, башка белем бирү учреждениеләрен саклау кирәкле әзерлекне узган һәм, чыннан да, һөҗүмне һәм терактларны булдырмый кала алган кешеләр белән тәэмин ителергә тиеш дип саныйм. Һәм мондый сак өчен акча ата-аналардан җыелмаска, ә бюджетта салынырга тиеш. Мәгариф учреждениеләрен шул рәвешле саклау гади генә бурыч түгел, әмма аны хәл итәргә кирәк”.