Бу хакта социаль челтәрләрдәге битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров язды.
Быел Уфада 115нче гимназияне реконструкцияләү башланачак. Бу хакта социаль челтәрләрдәге битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
“Күпләр моны көткәнен беләм. Мәктәп бинасы 1967 елда төзелгән һәм күптән искергән. Төзүчеләр спорт залын һәм ашханәне, иске спорт мәйданчыкларын сүтәчәк. Алар урынында заманча биналар, стадион барлыкка киләчәк. Төп бинаны шулай ук тәртипкә китерәчәкбез һәм мәктәпнең сыйдырышлылыгын 1225 урынга җиткерәчәкбез”, — дип яза Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, тагын бер мөһим карар кабул ителгән. Учалыда 1225 урынга исәпләнгән зур полилингваль мәктәп төзеләчәк. 2024 елга республикада полилингваль мәктәпләр саны 14кә җитәчәк.
Төзелгән мәгариф учреждениеләренә килгәндә, Нуриман районының Первомайск авылында яңа мәктәп укучыларын кабул итәргә әзер. Шушы көннәрдә Уфа янындагы Михайловка авылында 160 урынлык балалар бакчасы белән берләштерелгән 640 урынга исәпләнгән мәктәп ачылачак. Моннан тыш, агымдагы елда Уфа районында тагын 3 яңа мәктәп эшли башлаячак: алар Булгаково, Зубово һәм “Миловка паркы” бистәләрендә. Ел ахырына кадәр Инорста, Нефтекама, Бишбүләктә, Дуван районының Тастүбә авылында һәм Хәйбулла районының Акъяр авылында 5 мәктәп төзү, шулай ук, Уфада 21нче лицейны реконструкцияләүне төгәлләү планлаштырыла. Барлыгы 7464 укучы урыны барлыкка киләчәк.
“Дөрес, ковид аркасында килеп чыккан икътисади кыенлыклар бар, кайдадыр соңга калына. Ләкин, иң мөһиме, мәктәп төзелешләрен туктатмадык. Республика картасында яңа мәктәпләр арта бара, һәм без бу эшне дәвам итәчәкбез”.