THE - дөньядагы иң абруйлы рейтингларның берсе.
Башкортстанның дүрт университеты (Башкорт дәүләт, медицина, авиация һәм нефть университетлары ) THE-Times Higher Education Impact Rankings 2021 халыкара рейтингына керделәр һәм БМОның тотрыклы үсешенең аерым максатларына ирешү өлкәсендә әйдәп баручы позицияләрне яуладылар.
THE рейтингы - дөньядагы университетларның иң абруйлы рейтингларының берсе, ул 2004 елдан бирле үз тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча Бөекбританиянең шул ук исемдәге басмасы тарафыннан даими бастырылып бара.
- Рейтингны эшләгәндә дүрт киң өлкә: тикшеренүләр, җитәкчелек, мәгълүмат-пропаганда эшчәнлеге һәм укыту буенча һәрьяклап һәм баланслы чагыштыруны тәэмин итү өчен җентекле арттырылган индикаторлар кулланыла. Безнең университетлар төбәкнең социаль-икътисади үсешендә актив катнаша. Шунысы мөһим: аларның эшчәнлеге актуаль дөнья тәртибенә дә юнәлтелгән, - диде республика Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов.
Рейтинг дөнья университетларының җәмгыятькә йогынтысы тотрыклы үсеш өлкәсендәге максатларга ни дәрәҗәдә туры килүен (хәерчелекне һәм ачлыкны бетерү, сәламәтлек һәм иминлек, сыйфатлы белем, лаеклы эш һәм икътисади үсеш, җаваплы куллану һәм җитештерү) бәяли, алар Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан 2015 елда кабул ителгән.