Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары химия, география һәм әдәбият буенча имтиханнар тапшыра.
БДИ тапшыруның төп чоры 31 майда химия, география һәм әдәбият буенча имтиханнардан башланды, дип хәбәр итә ТАСС “Рособрнадзор” матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Быел барлыгы 724 меңнән артык кеше БДИ тапшырырга планлаштыра, шуларның 630 меңгә якыны — агымдагы елны укуны тәмамлаучылар. 2021 елда БДИ тапшыруның төп вакыты — 31 майдан 2 июльгә кадәр, өстәмә вакыт 12-17 июльдә булачак.
“31 майда БДИ үткәрүнең төп чоры башлана, бу көнне якынча 184 мең укучы өчен химия, әдәбият һәм география буенча имтиханнар узачак. Сынау үткәрү өчен 3 725 имтихан пункты эшләячәк, шул исәптән 131е —өйдә һәм дүртесе медицина учреждениеләрендә. Имтихан үткәрү барышына мониторингны 8 522 иҗтимагый күзәтүче башкарачак, шуларның 1 892се — федераль җәмәгать күзәтүчесе”, — диелә хәбәрдә.
География буенча БДИда 20 меңгә якын кеше, шул исәптән агымдагы елның 18 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы катнаша. Имтихан эше 27 биремнән тора, аны үтәү өчен өч сәгать вакыт бирелә.
Әдәбият буенча БДИны 60 меңгә якын кеше тапшырырга планлаштыра, аларның 48 меңгә якыны агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары. Бу фәннән сынау 17 биремне үз эченә ала, аны үтәү өчен өч сәгать 55 минут вакыт бирелә.
Химия буенча имтиханга 104 меңгә якын катнашучы гариза биргән, шул исәптән бу елның 90 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы. Эш 35 биремнән тора, аны үтәүгә 3,5 сәгать вакыт бирелә. Имтиханда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 17 июньнән дә соңга калмыйча беләчәкләр.