Гөлмира Вахит кызының укучылары арасында бик шәп баянчы кызлар да бар. Гөлия Белголова, мәсәлән, баян классын тәмамлап, һөнәри белем алуын Уфа сәнгать училищесында дәвам итә. Гүзәл Латыйпова, музыка мәктәбеннән соң, Мәскәүгә Гнесиннар исемендәге дәүләт музыка училищесына укырга кергән. Рената Тимеркәева да уңышларга ирешкән.