+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 июнь 2021, 08:07

Укуда да, спортта да алдынгылар!

Дүртөйле районында пионерга алуга багышланган тантана узды.Беренче пионер отрядлары 1922 елда илебез башкаласы Мәскәүдә барлыкка килгән. Шул елның 13 февралендә беренче пионер җыелышы үткән. Ә пионерлар хәрәкәтенең туган көне дип 19 май исәпләнә. Безнең Башкортстанда беренче пионер отряды 1923 елның 10 октябрендә булдырылган.

Дүртөйле районында пионерга алуга багышланган тантана узды.

Беренче пионер отрядлары 1922 елда илебез башкаласы Мәскәүдә барлыкка килгән. Шул елның 13 февралендә беренче пионер җыелышы үткән. Ә пионерлар хәрәкәтенең туган көне дип 19 май исәпләнә. Безнең Башкортстанда беренче пионер отряды 1923 елның 10 октябрендә булдырылган.

Дүртөйленең беренче пионерларының исеме тарихка кереп калган. Менә алар: Саша Карабинцев, Лёва Федосеев, Нюра Иванова һәм Нуретдин Әхмәдиев.
Республикабызның башка төбәкләрен­дәге кебек, Дүртөйле районында да “Башкортстан пионерлары” балалар иҗтимагый оешмасы уңышлы эшләп килә. Әлеге вакытта аның составында 2 меңнән артык пионер исәпләнә. Алар әти-әниләренең һәм картәни-картәтиләренең данлы эшләрен дәвам итә, укуда да, спортта да алдынгы булырга омтыла, өлкән яшьтәге ялгыз әби-бабайларга ярдәм итә.
Дүртөйледә пионерлар хәрәкәтенең туган көне ел саен зурлап үткәрелә. Быел да ул бик күркәм узды: район мәдәният сарае янындагы иркен мәйданда мәктәп укучылары, аларның остазлары, әти-әниләре өчен күңелле бәйрәм оештырылды. Бу юлы “Башкортстан пионерлары” сафына 250 кыз һәм малай кабул ителде. Дүртөйле шәһәре 1нче мәктәбе укучы­ларының “Кояшлы ил”, 2нче лицейның “Осталар шәһәре”, 3нче гимназиянең “Кояшкай”, 4нче мәктәпнең “Ал җилкәннәр”, 5нче мәктәпнең “Йолдызлар”, Иванай авылы мәктәбенең “Учак” командалары чыгыш ясады, тамашачыларга җырлар һәм шигырьләр бүләк итте.
Ниһаять, иң тантаналы мизгел җитте: “Лидерлар мәктәбе” әгъзалары балаларга пионер галстуклары бәйләде. “Мин, “Башкортстан пионерлары” иҗтимагый оешмасы сафына кергәндә, намуслы һәм гадел пионер булырга, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә ант итәм!” — дип кабатлый меңләгән яшь тавыш. Бәйрәмне тамаша кылырга килгән өлкәннәр, үзләренең еракта калган балачагын искә төшереп, дулкынланып, күз яшьләрен сөртә.
— Күпләребезнең тормышы пионер оешмасы белән бәйле. Учак янында җырлап утырулар, пионер лагерьларында ял итүләр балачагыбызның иң якты бер чоры булып хәтердә саклана, — диде үзенең чыгышында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәсимә Ибәтуллина. — Бүген Русиядә балалар иҗтимагый оешмалары уңышлы эшли. Безнең районда, мисал өчен, “Яшь армия”, “Русия мәктәп укучылары хәрәкәте” һәм, әлбәттә, “Башкортстан пионерлары” бар. Аларның һәркайсы туган районыбыз һәм шәһәребез елъязмасында үзенең якты эзен калдырырга омтыла.
Бәйрәм бер тында узды. Волонтерлар һәм пионерлар тамашачылар белән бергәләп флешмоб оештырды, биеде, җырлады.
Фото: М.Латыйпова.
Читайте нас