+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 июнь 2021, 16:10

31 520 бала ял лагерьларына юлланды

1 июньдә республикада 478 учреждение үз ишекләрен ачты.

1 июньдә республикада 478 учреждение үз ишекләрен ачты.

Республикадан 31 520 бала шәһәр читендәге һәм мәктәп яны лагерьларына китте. 1 июньдә без балалар ялы сезонын башладык. 478 учреждение үз ишекләрен ачты, якын көннәрдә бу сан ике тапкыр диярлек – 785кә кадәр артачак. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итте.
“Ихтыяҗ зур. Моңа балалар туристик кешбэк программасы да ярдәм итә. Аның буенча юллама бәясенең 80 процентына кадәр кайтарып була.
Моның өчен “Мир” түләү картасы ярдәмендә мирпутешествий.рф сайтында лагерьга юллама сатып алырга кирәк. Берничә көн эчендә юллама бәясенең яртысы ата-аналар счетына кайтачак. Ә республика тагын 30 процентны каплаячак.
Бу мөмкинлектән файдаланырга гаилә бюджеты акчаларын янга калдырырга тәкъдим итәм. Барлык нечкәлекләрне район мәгариф идарәләрендә ачыкларга була.
Балаларыбыз тыныч һәм имин ял итә алсын, җәйге вакытны күңелле үткәрсен, көч тупласыннар, аннары парта артына ышанычлы утырсыннар өчен барысын да эшлибез”, — дип яза төбәк Башлыгы.

Фото социаль челтәрләрдән.


Читайте нас