+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 июнь 2021, 10:05

Атыш булган мәктәптә укучыларны бүләкләделәр

Казанның 175нче гимназиясендә ун укучы Русия Тикшерү комитеты медальләре белән бүләкләнде.

Казанның 175нче гимназиясендә ун укучы Русия Тикшерү комитеты медальләре белән бүләкләнде.

Казанның 175нче гимназиясендә ун укучы Русия Тикшерү комитеты медальләре белән бүләкләнде, дип хәбәр итәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Бүләкләү тантанасы 1 июньдә — Балаларны яклау көнендә — Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин җитәкчелегендә видео-конференция-элемтә режимында узды.
7 “Б” сыйныфы укучысы Юстина Глебова - Тикшерү комитетының “Батырлык һәм кыюлык” медале, ә тугыз укучы “Югары гражданлылык өчен” ведомство медале белән бүләкләнделәр.
Бүләкләү тантанасыннан соң, Бастрыкин Казан мәктәбендә атудан зыян күргән укучыларга һәм балаларның ата-аналарына аерым мөрәҗәгать итте. Ул аларга юату сүзләрен җиткерде һәм тикшерүчеләргә барлык хәлләрне ачыкларга ярдәм итү өчен гражданлык позициясен күрсәтергә тәкъдим итте. Шул ук вакытта Русия Тикшерү комитеты башлыгы мәктәпне саклау өчен ата-аналар түләргә тиеш түгеллеген тагын бер кат ассызыклады.
“Тиешенчә сакланмау сәбәпләрен тикшерүчеләр җинаять эшен тикшерү кысаларында башка хәлләр, шулай ук килеп чыккан хәлләргә китергән сәбәпләр һәм шартлар белән бергә билгеләячәк", — дип билгеләп үттеләр Тикшерү комитетында.
Моннан тыш, Бастрыкин Тикшерү комитеты һәрвакыт кирәкле ярдәм күрсәтергә һәм конкрет мәсьәләләрне хәл итәргә әзер булуын билгеләп үтте. Балалар һәм аларның әти-әниләре, үз чиратында, ведомство башлыгына күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр. Алар билгеләвенчә, бу көнне директорның һәм укытучыларның вакытында кылган гамәлләре корбаннар саны күп булуыннан саклап калган.

Фото: sledcom.ru
Читайте нас