Бу җәһәттән БДПУ көндәшлеккә һәрвакыт әзер.
17 майда М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты «Бизнес-проектлау технологияләре» квалификациясен күтәрү программасын тормышка ашыра башлады (Ворлдскиллс стандартын исәпкә алып, «Эшкуарлык» компетенциясе буенча). Якын көннәрдә «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында белем бирүне оештыру технологияләре» һәм «Балаларга музыкаль белем бирүгә компетентлы якын килүне гамәлгә ашыру практикасы һәм методикасы» программалары эшләтеп җибәреләчәк.
- Безнең университет узган ел Русия Мәгариф министрлыгы һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Русия)” берлегенең шундый ук программасында катнашкан иде инде. Ул вакытта безнең мәйданчыкларда 80нән артык кеше укыды һәм Ворлдскиллс хәрәкәте стандартлары буенча имтиханнар тапшырды. Студентларны практик яктан әзерләү өчен вузда оештырылган остаханәләрнең яңа һөнәр һәм күнекмәләр алырга ярдәм итүе куандыра, - дип билгеләде БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов.
Программаның максаты - аерым категориядәге гражданнарның мәшгульлегенә хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелекне һәм һөнәри мобильлекне тәэмин итә торган белемне, компетенцияләрне һәм күнекмәләрне үстерү өчен һөнәри белем, өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру юлы белән булышлык күрсәтү.