Сыйныф алдында хурлыкка калган бала хәзер мәктәпкә барудан баш тарта.
Түбән Новгород өлкәсенең Выкса шәһәрендәге мәктәптә 1нче сыйныф укучысы хурлыкка калган. Аны укытучысы дәрес вакытында бәдрәфкә җибәрмәгән, шуның аркасында малай “йомышын” сыйныфта үтәргә мәҗбүр булган.
Бу хакта майның соңгы көннәрендә “Кстати НН” телеканалы хәбәр итте. Репортажда малай эче боруы турында сөйли, шуңа күрә ул тәнәфескә кадәр түзә алмаган. Дәрес тәмамлануын укучы пычрак киемдә көтәргә мәҗбүр була, шуннан соң сыйныфташлары аңардан көлә башлый. Әнисе сүзләренә караганда, икенче көнне бала мәктәпкә барудан баш тарткан.
РИА Новости мәгълүматлары буенча, өлкә прокуратурасы һәм шәһәр мәгариф идарәсе мәктәптә тикшерү үткәрә.
Гомуми белем бирү секторы башлыгы Татьяна Сафронова аңлатуынча, педагог бу хәлне малайның бәдрәфкә җибәрү үтенечен ишетмәве белән аңлата. Укытучы һәм мәктәп директоры гафу үтенәләр, дип белдерә белгеч.