Герой исемен йөрткән мәктәп белем үрләрен яулауда да үрнәк.
Кушнаренко район үзәгендәге 1нче мәктәп директоры Ринат Идрисов уртаклашуынча, мәктәп “Үсеш ноктасы” дип аталучы программага 2019 елда кушылган. Аның кысаларында биредә технология, ОБЖ, информатика кабинетлары җиһазланган.
Нәкъ менә “Үсеш ноктасы” мәктәпнең матди-техник базасын ныгытырга, белем бирү сыйфатын тагын да югарырак күтәрергә ярдәм итте, ди укытучылар. Укучыларга үз сәләтен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачылган: алар карамагында хәзер заманча компьютерлар, башка төр уку әсбаплары күбәйгән, моннан тыш, балалар 3Д принтерда эшләргә өйрәнгән, виртуаль күзлектән һәм квадракоптердан да бик теләп файдалана.
Информатика кабинетында мәктәп укучылары тарафыннан модельләштерелеп, 3Д принтерда чыгарылган төрле сувенирлар, уенчыклардан махсус күргәзмә булдырылган. Нечкә зәвык белән, ә иң мөһиме чынбарлыктагы предметларның искиткеч төгәл, әмма кечкенә күчермәләре булган әйберләр һәркемне сокландыра. 3Д принтер ярдәмендә укучылар савыт-саба, мебель, хәтта транспорт эшли белә!
“Үсеш ноктасы” үзәгенең җитәкчесе Закир Вәлиев — инглиз теле укытучысы. Заманча җиһазландырылган үзәктә төрле фәннәрдән дәресләр уза, бу аларны мавыктыргычрак, фәһемлерәк итеп оештырырга мөмкинлек бирә, ди ул.
— Мин үзем дә, хатыным Регина да авыл җирендә эшләүче укытучыларга бирелә торган грантка — 600 мең сумга ия булдык, — дип бәян итте ул. — Йорт төзедек. Хезмәт шартларыбыз зарланырлык түгел, кинәнеп эшлибез!
Мәктәп укучылары төрле бәйгеләрдә даими рәвештә матур җиңүләр яулый, ә менә “Үсеш ноктасы” барлыкка кил-гәч, аларның уңышы тагын да арткан.
Кушнаренко 1нче мәктәбенең талантлы укучылары һәр өлкәдә дә – укуда да, спортта да алдынгы булырга омтыла. Монда былтыр ачылган агросыйныф та нәтиҗәле эшләп килә.
– Мәктәбебез Советлар Союзы Герое Валентин Дмитриевич Паширов исемен йөртә, без моның белән бик горурланабыз, — ди алар.
Биредә шуны да әйтик: бөтен илебез Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләгән көндә Кушнаренко 1нче мәктәбендә Валентин Пашировның якты истәлеген мәңгеләштерүче барельеф ачу тантанасы узды. Анда Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рөстәм Әхтәмов, Кушнаренко район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин һәм башка мәртәбәле шәхесләр катнашты.
Валентин Пашировның исеме һәм портреты уелган барельеф мәктәп диварына беркетелде. Советлар Союзы Герое шушы мәктәптә 9нчы сыйныфка кадәр белем алган. Аннан соң ул Казандагы танкистлар әзер-ләүче хәрби училищега укырга керә. Училищедан соң Беренче Украина фронтына җибәрелә. Валентин Паширов 1943 елның 6 ноябрендә яуда батырларча һәлак була. Бу вакытта аңа нибары 19 яшь була.
Якташлары Геройның истәлеген кадерләп саклый. Барельеф ачу да — моның чагу бер дәлиле.
– Советлар Союзы Герое Валентин Пашировның барельефын булдыруны мәктәбебезне моннан ярты гасыр элек тәмамлаган игелекле якташларыбыз Рәис Баишев, Евгений Распопов, Радик Насыйбуллин финанслады. Чын ватанпәрвәрлек өлгесе бу, — ди мәктәп директоры Ринат Идрисов. — Киләчәктә дә Кушнаренко 1нче мәктәбе белем үрләрен яулауда, илебезгә зур шәхесләр үстерүдә үрнәк булып калыр!