+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 июнь 2021, 16:25

МГИМО республика өчен кадрлар әзерләячәк

3 июньдә Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (университеты) ректоры Анатолий Торкунов Башкортстан белән МГИМО арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Документ Русия югары мәктәбе традицияләрен үстерүне, фәнни-педагогик кадрлар әзерләүне яхшыртуны, төбәкнең һөнәри белем бирү системасының инновацион мөмкинлекләрен ныгытуны күздә тота. МГИМО республиканың кадрлар потенциалын формалаштыруда катнашачак. Моның өчен югары уку йорты базасында Башкортстанның икътисад, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм социаль өлкәсе өчен квалификацияле белгечләрне максатлы әзерләүне оештыралар.
- Илнең дипломатик корпусында безнең республикадан чыгучылар да лаеклы урын алган, - диде Радий Хәбиров. - Русиянең берничә илчесе тумышы белән Башкортстаннан. Хәзер без Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәген булдыруның башлангыч этабында. Һәм монда МГИМО компетенцияләре һәм тәҗрибәсе, мәсәлән, Диссертация советын формалаштыруда, бик кирәк булачак.
– Без Башкортстан белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә телибез, - диде Анатолий Торкунов. - МГИМО республиканың уку йортлары белән хезмәттәшлек оештырырга әзер.
Фото: Emigrados
Читайте нас