+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 Июня 2021, 06:45

Сынауларда сынатмагыз, кызлар һәм егетләр!

Республикада быел БДИны 17690 укучы тапшыра.

Республикада быел БДИны 17690 укучы тапшыра.

Агымдагы елда республикада урта гомуми белем бирү программалары буенча имтиханнарда 19 меңнән артык кеше, 11нче сыйныфны тәмам­лаучылар, узган елларда мәк­тәп­не тәмам­лаганнар, колледж студентлары катнашачак.
Югары уку йортларына укырга керергә җыенмаучылар урта гомуми белем турындагы аттестат алу өчен ике фәннән – математика һәм урыс теле буен­ча дәүләт чыгарылыш имтиханнары тапшыра. Республикада 1302 укучы БДИ тапшырудан баш тарткан һәм дәүләт имтиханнарын сайлаган. БДИны 17690 кеше тапшырырга планлаштыра. Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.

Мәктәп тәмамлаучылар арасында быел иң популяр фәннәр: профильле математика – 11165 (57,7 процент), җәмгыять белеме – 6920 (35,8 процент), физика — 4467 (23,1 процент), биология — 3991 (20,6 процент), информатика һәм ИКТ — 3724 (19,3 процент).
Министр ассызыклаганча, БДИны үткәрү өчен 164 имтихан тапшыру пункты әзер­ләнгән, шул исәптән: мәктәп базасында БДИ уздыру өчен — 100; мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп базасында дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрү өчен — 2; холык төзәтү колонияләрендә мәктәп­ләр базасында урнашкан — 12. Мөмкин-лекләре чиклеләр өчен өйдә имтихан тапшыру 50 пункт урнашкан.
Айбулат Хаҗин хәбәр итүенчә, быел тугызынчы сыйныф укучыларына аттестат алу өчен ике мәҗбүри фән – урыс теле һәм математика буенча төп дәүләт имтиханы тапшырырга кирәк. 9нчы сыйныфта уку фәннәре буенча сайлап алу өчен имтиханнар каралмаган. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле катнашучылар һәм инвалид балалар өчен имтихан бер мәҗбүри уку фәне буенча гына үткәрелергә мөмкин. 9нчы сыйныфлар арасыннан төп дәүләт имтиханында катнашу өчен барлыгы
41279 укучы теркәлгән. Сынау үткәрү өчен 308 пункт әзерләнгән.
Имтиханнарны үткәрү барышын конт­роль­дә тоту өчен республикада 100 эш урынына исәпләнгән өч ситуацион үзәк эше оештырылган, “СМОТРИЕГЭ” порталында 300гә якын иҗтимагый онлайн-күзәтүче укытылган. Моннан тыш, агымдагы елда җә­мә­гать күзәтүчеләре сыйфатында 1489 ке­ше, шулай ук югары уку йортлары студентлары арасыннан 70 федераль җәмәгать күзәтүчесе аккредитацияләнгән.
“Бу елның тагын бер яңалыгы – информатика буенча БДИда катнашучылар беренче тапкыр компьютерларда имтихан тапшырачак. Узган елга кадәр имтихан эшләре кәгазь бланкларда башкарылды. Әмма бу фән буенча белем алу күнекмә­ләрен тикшерү өчен һәм иҗтимагый-һөнәри берләшмә таләбе буенча, имтиханны компьютер формасына күчерү турында карар кабул ителде. Республикада чыгарылыш сыйныф укучылары катнашлыгында барлык 85 пунктта да информатика һәм ИКТ буенча өч күнекмә имтиханы уздырылды. Сынау үткәрү пунктларының техник әзерлеге анализланды, җәлеп ителгән барлык белгеч­ләрне укытуга зур игътибар бирелде. Әлеге чараларның нәтиҗәләре информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча БДИ үткәрүгә республика, гомумән, әзер, дип расларга мөмкинлек бирә”, — дип билгеләп үтте Айбулат Хаҗин.
Моннан тыш, төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белән танышуның республика мәгълүмат сервислары үз эшен дәвам итәчәк, алар ярдәмендә укучылар үзләренең имтихан эшләрен дүрт ел дәвамында күрә, шулай ук нәтиҗәләр белән килешмәү турында шәхси кабинет аша апелляция бирә алачак. Бу сервис Башкортстан халкы өчен генә эшли.
“Технологик яктан без үсүне дәвам итәбез: имтихан үткәрү пунктларының барысы да материалларны дисклардан аудиториядә имтихан тапшыручылар алдында автоматлаштырылган рәвештә бас­тырып чыгаралар. Элек конвертларны кәгазьдә, махсус элемтә белән респуб­ликаның барлык районнары һәм шәһәрләре буйлап тараталар иде. Имтихан тапшыру пункты штабында сканерлау һәм якланган элемтә каналлары буенча контроль-үлчәү материалларын (КИМ) тапшыру үткәрелә. Алга таба БДИны оештыруда 100 процент технологиягә күчәргә, тапшыру гына түгел, ә имтихан үткәрү көнендә якланган элемтә каналлары буенча КИМ алу, аудиториядә эшләрне сканерлау да планлаштырыла”, — дип белдерде министр.


Читайте нас