Балалар туклануын оештыруга нәтиҗә ясалды һәм яңа уку елына бурычлар билгеләнде.
Республика мәктәпләрендә кайнар аш белән туклануны оештыру нәтиҗәләре һәм яңа уку елына планнар турында шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә фикер алыштылар.
Төбәк сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев билгеләп үткәнчә, 2020-21 уку елында 1 873 мәктәптә 497 мең баланың 96,2 проценты кайнар аш белән тукланган. Бу, узган уку елы белән чагыштырганда, 7,8 процентка күбрәк. Шул ук вакытта башлангыч сыйныфларда укучы 224,2 мең бала Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча бушлай тукланган.
— Без ата-аналар белән актив эшлибез, аларны тикшерү комиссияләре составына кертәбез. Үзебез дә даими рәвештә мәктәп ашханәләрендә тикшерү үткәрәбез, ата-аналар тарафыннан шикаятьләр буенча чыгабыз, — диде Алексей Гусев. — Уку йортлары сайтларында теләгән һәр кеше менюны өйрәнә һәм ризыкларның фоторәсемнәрен карый ала. Шунда ук азык-төлек чималы һәм продукция турында мәгълүмат булган QR-кодлар урнаштырылган. Арытаба мәктәп туклануының сыйфатын көндә-лек мониторинглау Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгенең контроль системасына керәчәк.
Уку елы дәвамында мәктәпләргә 600 тапкыр тикшерүчеләр чыккан. Контроль чаралар нәтиҗәләре буенча мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру дәрәҗәсе югары, уртача, түбән яки тискәре дип бәяләнә. Соңгы очракта мәгълүматны контроль-күзәтчелек органнарына тапшыралар, тик республикада андый мәктәпләр әлегә ачыкланмаган.
– Нефтекама мәктәпләре туклануны оештыру буенча иң яхшы төркемдә булып чыкты, чөнки анда тәҗрибәле һәм тикшерелгән оператор, – диде Радий Хәбиров. — Шәһәр һәм район башлыклары үзләренә шундый ышанычлы партнерлар табарга тиеш, өстәвенә, контрактлар өч елга төзелә. Ата-аналардан килгән шикаятьләр саны артса, без, һичшиксез, тикшерәчәкбез.
Башкортстанның беренче вице-премьеры, икътисади үсеш министры Рөстәм Моратов 1 сентябрьгә кадәр мәктәп азык-төлек блогы җиһазларын яңарту буенча республика бюджетыннан 1 миллиард сумга контракт әзерләнәчәген әйтте.
Республика Башлыгы Мәга-риф һәм фән министрлыгына – укучылар һәм ата-аналар арасында сәламәт туклануны пропагандалау буенча аңлату эшен көчәйтергә, ә Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгына мәктәп менюсына “Сөт кухнясы” продукциясен активрак кертергә кушты.
Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге онлайн-киңәшмә барышында да мәктәп туклануын оештыру сыйфатын арттыру мәсьәләләре тикшерелде.
— Уку елы башында без мәктәп туклануының сыйфатын күтәрү бурычын куйдык, — диде Андрей Назаров. — Бүгенге көндә барлык укучылар да беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәр бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Бу — 200 меңнән артык бала. Моннан тыш, ташламалы категорияләрдәге 100 проценттан артык укучы бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән.
Билгеләп үтелгәнчә, республиканың гомуми белем бирү оешмаларында туклану сыйфатын арттыру максатыннан кайбер чаралар эшләнгән дә инде. Аерым алганда, районнарда хакимият хезмәткәрләреннән рационны көн саен мониторинглау һәм, расланган график нигезендә, гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның туклану режимын катгый үтәүне тәэмин итү өчен җаваплы кешеләр беркетел-гән. Мәктәпләрнең рәсми сайтына көн саен иртәнге, төшке, төштән соң бирелә торган ашларның фотосурәтләрен урнаштыру оештырылган. Мәгариф оешмаларының сайтында шулай ук азык-төлек турында тулы мәгълүмат алу өчен QR-кодлар куелып бара. Бракераж мәктәп комиссияләренә кимендә биш ата-ана кертелгән.
— Министрлык карамагындагы “Социаль туклану идарә-се” учреждениесе тарафыннан даими рәвештә оешмага барып, туклануны оештыру дәрәҗәсен бәяләү башкарыла. Агымдагы уку елында социаль өлкә учреждениеләренә 600 тапкыр чыгылды, — дип белдерде төбәкнең сәүдә һәм хезмәт күр-сәтү министры Алексей Гусев.
Андрей Назаров яңа уку елы башына, мәктәп азык-төлек блокларының матди-техник базасына мәҗбүри кертемнәр шарты белән, аутсорсерларны коммуналь һәм аренда түләү-ләреннән азат итү турында ки-лешүләр төзүне тәэмин итәргә кушты. Шулай ук мәктәп ашханәләрен ремонтлау һәм җи-һазлар белән тәэмин итү эшләрен төгәлләргә, азык-төлек блокларының техник әзерлеген югары дәрәҗәдә тәэмин итәргә кирәклеген ассызыклады.