Бүген, 15 июньдә, Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән киңәшмә барышында мәктәп туклануын оештыруның сыйфатын күтәрү мәсьәләләре тикшерелде.
– Мәктәптә туклану мәсьәләсе — өстенлекле булды һәм шулай булып кала да, без балаларыбыз сыйфатлы һәм тәмле туклансын өчен бөтен көчебезне куярга тиеш. Бу максат белән берничә чара эшләнде, аларның бер өлеше узган уку елында гамәлгә ашырылды инде, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров. – Хәзер, быел 1 гыйнварда кабул ителгән балаларны тукландыру нормаларының үзгәрүен исәпкә алып, безгә ташламалы категорияләрдәге укучыларның туклануын арттыру буенча яңа тәкъдимнәр кертергә һәм бу мәсьәлә буенча бердәм позиция булдырырга кирәк.
Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында туклану сыйфатын арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде.
Республикада мәктәп менюларына көндәлек мониторинг кертелгән. Ул мәктәпләрнең рәсми сайтларында урнаштырылган. Анда шулай ук азык-төлек турында мәгълүмат бирүче QR-кодлар бар.
Моннан тыш, ата-аналар белен тикшерелген меню кабаттан карап тикшерелде һәм барлык төзәтмәәер керткәннән соң шәһәр ата-аналар комитеты белән килешенде һәм Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсендә өстәмә экспертиза үтте. “Башкортстан Республикасының Бердәм мәгариф мохите” ярдәмче системасы аша көн саен мониторингның күп баскычлы системасын булдыру сыйфатны арттыруның тагын бер чарасы булды.
Укучыларның ташламалы категорияләренә туклану бәясе артуны һәм финанслауны санитар законнар таләпләренә туры китерүне исәпкә алып, Андрей Назаров Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгына Финанс министрлыгы белән берлектә шушы максатларда республика бюджетыннан финанс средстволарын өстәмә бүлеп бирү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
Фото: lentachel.ru