Башкортстан Бөтенрусия олимпиадасында призлы урыннар яулаган укучылар саны буенча Русиядә – тугызынчы, Идел буе федераль округында өченче урынга чыкты.
Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәк мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сөйләде.
Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, Бөтенрусия олимпиадасы – сәләтле балалар белән эшләүнең киңкүләм чараларының берсе. 2021 елда интеллектуаль ярыш коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә дистанцион форматта узды. Стәрлетамак, Салават, Уфа һәм Авыргазы районнары укучылары үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Бу районнардан катнашучыларның яртысы диярлек төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар булды. Айбулат Хаҗин артта калучылар арасында Балтач, Күгәрчен, Зилаер, Бишбүләк, Благовар районнарын һәм Межгорьены атады.
Олимпиаданың йомгаклау этабында Башкортстан укучылары 47 призлы урын яулады. Чагыштыру өчен: 2020 елда призерлар саны 29дан артмаган. Җиде кеше җиңүче булды – республика мондый нәтиҗәгә беренче тапкыр иреште. Моннан тыш, Башкортстан вәкилләре Халыкара олимпиадаларда катнашу өчен физика һәм география буенча Русия җыелма командаларына чакыру алды.
Айбулат Хаҗин сәләтле балалар белән системалы эш алып бару кирәклеген билгеләде. Күрсәткечләрне яхшырту өчен илнең әйдәп баручы югары уку йортларын һәм һөнәри остазларын җәлеп итеп, укыту-тренировка җыеннары үткәрергә кирәк.
Радий Хәбиров сәләтле һәм талантлы балаларга ярдәмне барлык районнарда да көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте.
– Балтач районында балалар Әлшәй балаларыннан кимдер дип уйламыйм, тик икенчесендә – 23 олимпиада призеры, ә беренчесендә – ноль. Димәк, монда эш балаларны ярышларга әзерләүдә, — диде төбәк җитәкчесе. — Безнең мөмкинлекләр бар, республика илдә 17нче урыннан 9нчы урынга күтәрелде. Үсәргә кирәк. Безнең балалар бик сәләтле, һәм мондый нәтиҗәгә ирешү зур кыйммәткә ия.
Фото: glavarb.ru