+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 июнь 2021, 10:40

Унберенчеләр җәмгыять белеме буенча БДИ тапшырды

Бу фән чыгарылыш сыйныф укучылары арасында популярлык буенча икенче урында.

Бу фән чыгарылыш сыйныф укучылары арасында популярлык буенча икенче урында.

Бүген, 15 июньдә, Башкортстанда җәмгыять белеме буенча БДИны 6700 укучы тапшырды. Билгеле булуынча, әлеге вакытта төп имтихан чоры бара. Мәктәпне тәмамлаучылар география, әдәбият, урыс теле, профильле математика, химия, физика, тарих буенча БДИ тапшырдылар да инде.
Җәмгыять белеме буенча БДИ — чыгарылыш сыйныф укучылары арасында популярлык буенча икенче урында торучы фән. Быел беренче урында — профильле математика.
Җәмгыять белеме буенча имтихан эшендә 29 бирем бар: 20се — кыска һәм 9ы тулырак җавап белән. Эшне башкаруга 3 сәгать 55 минут (235 минут) вакыт бирелде.

Югары уку йортлары абитуриентлар өчен керү бусагасын 42 минималь балдан да түбәнрәк билгели алмый. Җәмгыять белеме буенча имтихан нәтиҗәләре 30 июньнән дә соңга калмыйча билгеле булачак.

Фото: chspu.ru
Читайте нас