+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 июнь 2021, 05:35

23 укучыда — 100 балл!

Башкортстанда БДИның беренче нәтиҗәләре билгеле булды.

Башкортстанда БДИның беренче нәтиҗәләре билгеле булды.

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханы дәвам итә. Ниһаять, күпләр түземсезләнеп көткән беренче имтихан нәтиҗәләре билгеле. Шунысы сөенечле, беренче имтиханнарда 100 балл җыючылар да бар.
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, 23 укучы биремнәрне 100 баллга үтәгән. Аларның 14е — химия, икесе — әдәбият, җидесе география буенча иң югары баллга ия булды.
Билгеле булуынча, укучылар химия, әдәбият һәм география буенча имтиханнарны 31 майда яздылар. Бу көнне барлыгы 4391 кеше сынау үтте.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, агымдагы елда БДИ баллары белән килешмәү турындагы апелляцияләрне тапшыру һәм карау сроклары турындагымәгълүмат белән Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга була.
БДИның төп чоры 31 майдан 2 июльгә кадәр уза, Башкортстанда имтиханнарда катнашу өчен 17 меңгә якын укучы теркәлгән.
Быел БДИны вузларга укырга керергә теләүче чыгарылыш сыйныф укучылары гына тапшыра. Барысы өчен дә урыс теле буенча имтихан мәҗбүри булып тора, калган фәннәрне унберенче сыйныф укучылары үз теләкләре белән сайлап тапшыра.
Киләсе имтихан 18 июньгә планлаштырылган, бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары чит телләр (язма) һәм биологияне тапшырачаклар.

Фото: gazetaingush.ru


Читайте нас