Аларның 241е имтиханга телефон алып кергән.
БДИда тәртип бозган өчен 600гә якын укучыны чыгарып җибәргәннәр. Бу бары тик 31 майдан 11 июньгә кадәр узган имтиханнар вакытында гына булган хәл. Бу хакта агымдагы елның имтихан кампаниясенә багышланган брифинг барышында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев белдергән.
“Бүгенге көндә хокук бозулар өчен имтиханнан чыгарып җибәрелгән 570 кеше өчен протокол расланган”, —дип белдерә җитәкче.
Аның сүзләренә караганда, шуларның 266сы - шпаргалкалар кулланган өчен, 241е - кәрәзле телефон, 63е башка хокук бозулар өчен имтиханнан чыгарып җибәрелгән.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, чыгарылыш сыйныф укучыларының 30 проценты БДИга шпаргалкалар алып керү мөмкинлегенә ышана.
Фото: ptzgovorit.ru