+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 июнь 2021, 06:25

Коронавирус быел да чыгарылыш кичәләренә киртә куймасмы?

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бәйрәмнәр шимбә көнне, 26 июньдә, узарга тиеш.

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бәйрәмнәр шимбә көнне, 26 июньдә, узарга тиеш.

Бүген, 18 июньдә, БСТ каналында узган брифингта ковидка бәйле хәл аркасында Башкортстан мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләрен уздыруны тыймаслармы дигән сорауга ачыклык керттеләр.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бәйрәмнәр шимбә көнне, 26 июньдә, узарга тиеш.

Чыгарылыш кичәләрен үткәрмәү турында әлегә карар юк, дип белдерделәр туры эфирда. Әмма аларны уздырганда барлык санитар-эпидимиологик таләпләр — социаль дистанция һәм битлек режимы үтәлергә тиеш.

Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел төбәк мәктәпләрен 18 651 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый.

Билгеле булуынча, узган ел коронавирус буенча пандемия аркасында төбәкнең кайбер мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре үткәрелмәгән иде.

Фото: ИА «Башинформ»


Читайте нас