+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 июнь 2021, 14:39

Сабыйлар туган телдә җырлап үссен!

10нчы “Ләйсән” балалар бакчасында шаулап-гөрләп сабантуй узды.Тәрбиячеләр башта кыскача гына, әмма мавыктыргыч итеп әлеге бәйрәмнең тарихи тамырлары хакында сөйләп узды, сабантуйның төп геройлары басу батырлары, иген үстерүчеләр икәнлеген төшендерде. Ә аннары инде берсеннән-берсе күңеллерәк сабантуй уеннары башланды.

10нчы “Ләйсән” балалар бакчасында шаулап-гөрләп сабантуй узды.

Тәрбиячеләр башта кыскача гына, әмма мавыктыргыч итеп әлеге бәйрәмнең тарихи тамырлары хакында сөйләп узды, сабантуйның төп геройлары басу батырлары, иген үстерүчеләр икәнлеген төшендерде. Ә аннары инде берсеннән-берсе күңеллерәк сабантуй уеннары башланды.

Чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, чүлмәк вату — балалар бакчасының яшел чирәмле иркен ихатасында барлык сабантуй уеннары өчен дә урын табылды.
Бәйрәмгә балаларга яхшы таныш әкиятләрнең персонажлары Убырлы карчык, Шүрәле һәм Былтыр да килде. Алар кызлар һәм малайлар белән бергәләп “Кем көчлерәк?” уенында катнашты, табышмаклар әйтешү бәйгесендә ярышты, кашыкка йомырка салып йөгерү осталыгын сынады. Чарада иң мәргән укчы да билгеләнде. Агач атларда булса да, ат чабышлары да бик күңелле узды.
Бәйрәм ахырында халык җырларына нигезләнгән флешмоб оештырылды. Сабантуй балаларга онытылмас якты тәэссоратлар бүләк итте һәм, әлбәттә, аларның һәркайсына бүләкләр таратылды.
Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау, тергезү — өлкәннәрнең изге бурычы. Кечкенә чактан үз туган телендә җырлар җырлап, сабантуйларыбызда катнашып үскән балалар киләчәктә милләтебезнең горурлыгын тәшкил итүче шәхесләр сафын тулыландырыр!

Гөлзәнә Кәримова,
Регина Хөснетдинова,
Гүзәл Гыйззәтуллина,
Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Фото: Р.Хаҗипова.
Читайте нас