+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 июнь 2021, 07:30

Чыгарылыш кичәләре узачак, ләкин...

Кайбер шартларны үтәргә туры киләчәк.

Кайбер шартларны үтәргә туры киләчәк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, республиканың барлык мәктәпләрендә быел чыгарылыш кичәләре узачак. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган атналык оператив киңәшмәдә хәбәр ителде.
“Без аларны уздырабыз. Бу мөһим вакыйга һәм ул кешеләр тормышында бер тапкыр була. Һәр белем бирү учреждениесе бәйрәм форматы турында мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә", — диде Радий Хәбиров.
Башкортстанның мәгариф министры Айбулат Хаҗинга төбәк җитәкчесе чара алдыннан мәктәп директорларын җыярга, санитар эпидемиологик таләпләрнең үтәлеше турында аңлатырга һәм искәртергә кушты.
“Хәвефсезлек чараларына аерым игътибар бирүегезне һәм аларны Эчке эшләр министрлыгыннан килгән коллегалар белән бергә эшләвегезне сорыйм", — диде республика Башлыгы.
Элегрәк хәбәр ителүенчә, Уфада 26 июньдә “Зур чыгарылыш” бәйрәме оештырылу планлаштырыла.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас