+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 июнь 2021, 10:40

Уфада "Зур чыгарылыш кичәсе" узмаячак

Чара 26 июньдә “Кашкадан” паркында узарга тиеш иде.

Чара 26 июньдә “Кашкадан” паркында узарга тиеш иде.

"Башкортстан башкаласында яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында 26 июньгә “Кашкадан” паркында планлаштырылган “Зур чыгарылыш кичәсе” уздырылмаячак.
Мондый карарны оештыручылар, коронавирус инфекциясе таралу куркынычын исәпкә алып, кабул итте", — дип хәбәр итәләр Уфаның Октябрь районы матбугат хезмәтендә.
Билгеле булуынча, республика Башлыгы Радий Хәбиров 18 июньдә, коронавирус таралуга бәйле рәвештә, төбәктәге югары әзерлек режимы турындагы Указга үзгәрешләр кертте. Төзәтмәләр нигезендә, 2 июльгә кадәр республика халкына һәм кунакларына кешеләр күпләп җыелган урыннарда, шул исәптән мәйданнарда, паркларда, скверларда, аллеяларда булудан тыелырга кирәк.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, республика мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре гамәлдән чыгарылмаган — алар барлык санитар таләпләрне үтәп узачак.

Фото: news.allelets.ru
Читайте нас: