+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 июнь 2021, 10:25

Республикада 100 баллылар саны арта

Алар арасында берьюлы ике фән буенча иң югары балл җыючы укучы да бар.

Алар арасында берьюлы ике фән буенча иң югары балл җыючы укучы да бар.

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Башкортстан укучылары арасында 100 балл алучылар саны 48гә җитте. Алар арасында берьюлы ике фән буенча иң югары балл җыючы укучы булуы аеруча сөенечле.
Рәми Гарипов исемендәге 1нче башкорт республика гимназиясен тәмамлаган Гөлназ Ишемгужина берьюлы ике фәнне – урыс теле һәм химия буенча БДИны 100 баллга язган. Башкортстанда бу елның 19 мең чыгарылыш сыйныф укучысы арасында әлеге фәннәр буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән ул - бердәнбер.
Гөлназ 7нче сыйныфка кадәр Бөрҗән районының Иске Мөнәсип авылы мәктәбендә укыган. 1нче сыйныфтан ук бары тик “бишле” билгеләренә өлгәшкән. 9нчы сыйныфта башкорт теле һәм әдәбияты буенча республика турында җиңүче булган. 11нче сыйныфта УДНТУ олимпиадасында һәм БДМУ оештырган “Призвание медицина" олимпиадасында химия һәм биология буенча беренче урыннарны алган.
Бүген республикада 49 “100 баллы” эш исәпләнә: 22се – урыс теле, 4се — математика, 14е – химия, 7се — география, 2се әдәбият буенча.
Киләсе имтиханнарның нәтиҗәләре алдагы көннәрдә билгеле булачак. Без 100 балл алучылар исемлеге тагын да тулыланыр дип өметләнәбез. Укучыларга уңышлар телибез.
Билгеле булуынча, быел Бердәм дәүләт имтиханында 19 347 укучы катнаша, аларның 17 814е – агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары, 1340 ы — узган елларда чыгарылыш сыйныф укучылары, 184е — колледж студентлары һәм 9ы — 10нчы сыйныф укучылары.

Фото: из личного архива Г. Ишемгужиной
Читайте нас: