+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 июнь 2021, 11:55

15 эш юкка чыгарылды...

БДИга шпаргалка һәм телефон алып керүчеләр ачыкланды.

БДИга шпаргалка һәм телефон алып керүчеләр ачыкланды.

Башкортстанда бүгенге көнгә 15 БДИ нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин “Общественная электрогазета” редакциясендә туры эфир вакытында сөйләде.
Эш нәтиҗәләрен юкка чыгаруга китерә торган төп хокук бозулар — БДИда катнашучыларның шпаргалка куллануы һәм телефон алып керүе.
Узган ел имтихан вакытында 11 тәртип бозучы ачыкланган иде.
Билгеле булуынча, быел БДИны 18 меңнән артык укучы, шул исәптән, 17 814е – агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра.
БДИ тапшыруның төп этабы 25 һәм 26 июньдә информатика буенча тестлар белән тәмамлана.

Фото: eruditorium.ru
Читайте нас: