+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 июнь 2021, 12:10

84 укучыда — 100 балл!

100 балл алучыларны әзерләүче укытучылар 50 мең сум премия алачак.

100 балл алучыларны әзерләүче укытучылар 50 мең сум премия алачак.

“19 347 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен иң дулкынландыргыч көннәр – алар БДИ тапшыра. 14 фән буенча имтиханнар узды да инде. Быел иң популяр фәннәр: урыс теле – 18 455 катнашучы (95,4 процент), профильле математика – 11 165 (57,7 процент) һәм җәмгыять белеме – 6 920 (35,8 процент). Укучыларның физика (4 467 – 23,1 процент), биология (3 991 – 20,6 процент), информатика (3 724 – 19,3 процент), химия (3 665 – 18,9 процент) һәм тарих (2 228 – 11,5 процент) буенча кызыксынулары зур.
Быел БДИ өчен 164 имтихан тапшыру пункты әзерләдек. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 50 укучы өчен өйдә аттестация үтү оештырылды.
Укучыларның казанышлары куандыра, быел 84 кыз һәм егет иң югары баллга ия булды: 22се - урыс теле, 14е – химия, 7се – география, 4се – профильле математика, 2се — әдәбият, 32се — физика һәм 6сы - тарих буенча.

Уфада Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназиясеннән Гөлназ Ишемгулова, “Содружество” лицееннан Лилия Прозорова, 128нче мәктәптән Илья Толстобров берьюлы ике фәннән 100 балл алды.

Бу - укытучыларның да хезмәте. Шуңа да 100 балл җыючыларны әзерләүче педагогларга 50 мең сум күләмендә премия бирәбез. 2020 елда мондый өстәмәне 106 укытучы алган.
Алда информатика буенча имтихан һәм өстәмә көннәр генә калды. Сезне республика университетларында көтеп калабыз. Быел чыгарылыш сыйныф укучылары үзебезнең вузларда 13 162 бюджет урынына укырга керә алачак”, — дип яза социаль челтәрләрдәге рәсми битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото: Республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.
Читайте нас: