+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 июнь 2021, 11:15

Ике укучыбыз ике тапкыр 100 баллы булды!

Республика укучылары БДИда соклангыч нәтиҗәләр күрсәтә.

Республика укучылары БДИда соклангыч нәтиҗәләр күрсәтә.

Рәми Гарипов исемендәге 1нче башкорт республика гимназиясен тәмамлаган Гөлназ Ишемгужина берьюлы ике фәнне – урыс теле һәм химия буенча БДИны 100 баллга язуы турында хәбәр иткән идек.

Уфаның 128нче лицееннан 11нче сыйныф укучысы Илья Толстобров БДИда берьюлы ике фәнне 100 баллга язучылар исемлеген арттырды. Ул математика һәм физика буенча Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды.

Чыгарылыш сыйныф укучысын йомгаклау аттестациясенә педагоглар Зинаида Галимова һәм Александр Золотухин әзерләгән.
“Моның бернинди сере дә юк. Бераз гына уңыш һәм яхшы әзерлек. Ничек һәм кайда әзерләнергә кирәклеген белергә һәм шунда барысы да уңышлы булачак", — ди үз нәтиҗәләре турында Илья.

Фото: Уфа хакимияте.
Читайте нас: