+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 июнь 2021, 14:20

Афәрин, Руслан!

Физика буенча БДИны 32 укучы 100 баллга тапшырды.

Физика буенча БДИны 32 укучы 100 баллга тапшырды.

БДИда югары нәтиҗәләр күрсәтүче укучыларның саны янә артты. Уфада тагын бер укучы БДИны иң югары баллга язган. Шәһәр мэриясе сайтында хәбәр ителүенчә, Совет районының 96нчы лицееның 11нче сыйныф укучысы Руслан Хәертдинов физика буенча 100 балл җыйган.

Бу — укучының хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы, шулай ук физика укытучысы Гөлнара Зәйнуллинаның һөнәри осталыгы һәм җаваплылыгы нәтиҗәсе.

Билгеле булуынча, республикада физика буенча БДИны 32 укучы 100 баллга язган. Иң югары балл җыючыларны әзерләүче педагогларга 50 мең сум күләмендә премия бирелә. 2020 елда мондый өстәмәне 106 укытучы алган.

Фото: Уфа хакимияте сайтыннан.
Читайте нас: