+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 июнь 2021, 18:20

Күргәзмәдә – Бөек Ватан сугышы тарихы

Кырмыскалы районы үзәгендәге Пионерлар һәм укучылар йортында өч көн дәвамында уникаль күргәзмә эшләде.

Кырмыскалы районы үзәгендәге Пионерлар һәм укучылар йортында өч көн дәвамында уникаль күргәзмә эшләде.

«Без срока давности» дип исемләнгән бөтенрусия проекты чикләрендә оештырылган бу күргәзмә Бөек Ватан сугышы елларында тыныч халыкның фаҗигасе, нацистларның һәм аларның булышчыларының җинаятьләре турында иң сирәк архив документларын үз эченә алган. Вакытында аларның барысы да сер булып сакланса, Русия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган бу федераль проект чикләрендә алар ачылган һәм бастырылган. Әйткәндәй, бу күргәзмә республиканың төрле районнарын урап чыгып, Кырмыскалыда эшен тәмамлады. Өч көн дәвамында теләге булган һәр кеше килеп, экспозицияләр белән таныша алды. Чараның өченче көнендә Архангель 1нче мәктәбе укучылары кунакта булды.
Кырмыскалы авылының 1нче мәктәбе директоры Дамир Флюр улы һәм тарих укытучысы Алина Рәис кызы Әхтәмовлар укучыларга һәм кунакларга эчтәлекле экскурсия үткәреп, тарихи документлар, Ленинград өлкәсендә каты яулар барган урыннарда эзләнү эшләре үткәргән вакытта табылган экспонатлар ярдәмендә бай мәгълүмат бирделәр.
Алина Рәис кызы үзе дә ике ел рәттән “Хәтер вахтасы” бөтенрусия акциясендә катнашкан. Ул шуннан алып кайткан бихисап экспонатларны да тәкъдим итте. Ә Дамир Флюр улы аларның һәммәсе турында җентекле сөйләп кенә калмады, берьюлы балаларның илебез тарихын белүләрен дә тикшерде.
Шулай, Ленинград өлкәсендә эзләнү эшләре барышында табылган солдатларның шәхси медальоннары, тимер кружкалар, мина ярчыклары, гильзалар, каска һәм башка әйберләр укучыларда зур кызыксыну тудырды, шул ук вакытта яуларның ничек куркыныч булуын аз булса да күз алдына китерергә мөмкинлек бирде.
Экспонатлар белән танышып беткәннән соң, Алина Рәис кызы укучыларны шул еллар буйлап “сәфәргә” алып китте. Әлбәттә, фашистларның вәхшилеге турында беркем дә тыныч кына тыңлый алмый. Шул ук вакытта мондый күргәзмә илебез тарихындагы куркыныч көннәрне истән чыгармаска, гомерләрен аямый тынычлык өчен көрәшкән якташларыбызның батырлыгын онытмаска һәм бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: