+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 июнь 2021, 19:40

Сез - илнең өметле киләчәге!

Владимир Путин чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлады.

Владимир Путин чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлады.

Русия Президенты Владимир Путин мәктәп тәмамлаучыларны котлады һәм алар алдында ачылачак барлык мөмкинлекләрне максималь рәвештә файдалануларын теләде.
Президентның котлау тексты Кремльнең рәсми сайтында басылды.
“Бүген сезнең тормышта үзенчәлекле, дулкынландыргыч, бераз моңсу көн. Әмма шул ук вакытта хыяллар, өметләр белән тулы шатлыклы вакыт та.
Мәктәп белән саубуллашканда, сез, әлбәттә, остазларыгызга рәхмәт әйтәсез. Бу еллар дәвамында алар янәшәгездә булды, мөмкин кадәр күбрәк белем алуыгыз турында кайгыртты, борчылдылар, эш белән дә, киңәш белән дә булыштылар.

Укытучы хезмәте, киләчәккә хезмәт итү, чыннан да, илһамландыра. Сезнең күбегез, берничә елдан соң мәктәпкә әйләнеп кайту өчен, нәкъ менә үзен шушы игелекле эшкә багышларга карар кылгандыр, дип уйлыйм.

Сүз дә юк, сезнең һәркайсыгызның үз юлы, үз планнары бар. Сез тормышта зур үзгәрешләр, яңа этап бусагасында. Барыгызга да югары уку йортларына кергәндә дә, киләчәктә укуыгызда да, булачак эшегездә дә уңышлар телим...

Сез нинди генә һөнәр сайласагыз да, үз эшләрегез белән кешеләргә, туган илебезгә, яраткан Русиягә файда китерергә омтылуыгызга ышанам.
Сезнең алда торган җиңүләр, һәрберегезнең казанышлары – ә алар, һичшиксез, булачак —илебезнең уңышы, аның озак елларга үсеш алуы, без хаклы рәвештә горурлана торган бөек, данлы традицияләрне дәвам итү икәнлеген белүегезне телим.

Сезнең энергиягезгә, сезнең талантыгызга, сезнең уйларыгызның игелеклелегенә һәм чисталыгына, теләсә нинди биеклекләрне яулавыгызга ышанам.
Сезне, әти-әниләрегезне, укытучыларны һәм остазларны чын күңелдән котлыйм”, — ди котлау сүзләрендә Владимир Путин.

Фото: kremlin.ru
Читайте нас: