Башкортстан укучылары Бөтенрусия олимпиадасында 47 призлы урын яулады.
Башкортстан укучылары, Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының сайлап алу этабында югары нәтиҗәләр күрсәтеп, физика һәм география буенча Халыкара олимпиадага Русия җыелма командасына кандидатлар булдылар.
“География буенча олимпиада призеры, Белорет шәһәре 17нче гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Владислав Зайцев, барлык сайлап алу этапларын узып, география буенча Русия җыелма командасына кандидат итеп чакырылды. География буенча олимпиаданың икенче этабы Тверь өлкәсендә 16 июньнән 2 июльгә кадәр бара. Әлеге вакытта 83нче лицейдан Алексей Санинның физика буенча Халыкара олимпиадага әзерләнү өчен Русия командасына керүе билгеле булды”, — диде Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Быел безнең төбәк укучылары барлыгы 14 гомуми белем бирү фәне буенча 47 призлы урын яулады. Беренче тапкыр 7 кеше җиңүче, 40 катнашучы призер булды. Узган уку елында 29 укучы гына урын яулаган иде.
Укучылар хокук, технология, химия, биология, география, тормыш хәвефсезлеге нигезләре фәннәреннән аеруча уңышлы чыгыш ясады. Математика һәм физик культура буенча да нәтиҗәләр яхшы.
Идел буе федераль округында, башка төбәкләр белән чагыштырганда, призлы урыннар саны буенча безнең республика өченче урында. Олимпиаданың йомгаклау этабы призерлары саны буенча төбәкләр арасында Башкортстан 9нчы урынны били.
Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, Бөтенрусия олимпиадасы – сәләтле балалар белән эшләүдә киңкүләм чараларның берсе. 2021 елда интеллектуаль ярыш коронавирус таралуга бәйле рәвештә дистанцион форматта узды. Стәрлетамак, Салават, Уфа һәм Авыргазы районнары укучылары үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Бу районнардан катнашучыларның яртысы диярлек төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар булды. Айбулат Хаҗин артта калучылар исемлегендә Балтач, Күгәрчен, Зилаер, Бишбүләк, Благовар районнарын һәм Межгорьены атады. Сәләтле балалар белән системалы эш алып бару кирәклеген билгеләде. Күрсәткечләрне яхшырту өчен илнең әйдәүче югары уку йортларын һәм һөнәри остазларын җәлеп итеп, укыту-күнектерү җыеннары үткәрергә кирәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәләтле һәм талантлы балалар белән эшне барлык районнарда да көчәйтергә кирәклеген билгеләде.
— Балтач районында балалар Әлшәй районы балаларыннан кимдер дип уйламыйм, тик икенчесендә – 23 олимпиада призеры, ә беренчесендә – ноль. Димәк, монда эш балаларны ярышларга әзерләүгә барып тоташа, — диде төбәк җитәкчесе. — Безнең мөмкинлекләр бар, республика илдә 17нче урыннан 9нчы урынга күтәрелде. Үсәргә кирәк. Безнең балалар бик сәләтле, һәм мондый нәтиҗәгә ирешү зур кыйммәткә ия.
2020-21 уку елында мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасын оештыру, үткәрү һәм аларда катнашу максатларында 10 миллион сумнан артык акча тотынылган, әмма бүлеп бирелгән акчалар җитәрлек түгел, дип билгеләп үтте Айбулат Хаҗин. 2022 елда олимпиаданың йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар санын арттыру өчен 4 миллион сумнан артык өстәмә финанс чаралары кирәк. Бу Русиянең алдынгы югары уку йортларыннан тренер-остазларны җәлеп итү, республика җыелма командасын адреслы әзерләүне оештыру өчен кирәк.
Министрның финанслауны арттыру кирәклеге турындагы тәкъдименә җавап буларак, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Финанс министрлыгына әлеге мәсьәләне хәл итәргә кушты.
Министр киләсе уку елында республика Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасында призлы урыннар саны буенча биш лидер-төбәк исәбенә керергә тырышачак, дип белдерде.
Сәхифәне Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА әзерләде.