+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июнь 2021, 20:40

Яшьлек бүген бәйрәм итә!

Бүген Башкортстан мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре уза.

Бүген Башкортстан мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре уза.
Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры Эльвира Аеткулова Уфа шәһәренең Октябрь районындагы 159нчы мәгариф үзәген һәм 136нчы башкорт лицеен тәмамлаучыларны котлады.
2020-21 уку елында Уфа шәһәренең Октябрь районындагы 24 мәктәбен 1125 укучы тәмамлады. Алар арасында 4 “йөз балл"чы. 47нче гимназияне тәмамлаган Гарипов Тимур һәм 130нчы мәктәп укучысы Әхмәдияров Булат физика буенча 100 балл алды, шулай ук 159нчы мәгариф үзәгеннән Чернова Анастасия һәм Садыйков Рөстәм югары баллар алды. 159нчы мәктәп быел 7 медалист чыгара. 136нчы башкорт лицее 1994 елдан бирле эшли. Әлеге лицейны ачуга, гомумән, милли мәгарифне үстерүгә күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог Мөхәммәтгали Искужин зур өлеш кертте.
— Бүген бик җылы һәм дулкынландыргыч чыгарылыш кичәләре булды, - дип кичерешләре белән уртаклашты Эльвира Аеткулова. - Бөтендөнья башкортлар корылтае Президиумы рәисе буларак мин башкорт лицее чыгарылыш укучыларының туган телдәге чыгышларын сөенеч белән тыңладым. Корылтайның төп бурычларының берсе — туган телне саклау.
Читайте нас: