+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июнь 2021, 11:25

Яшьлек иленә кыю атлагыз!

Быел республикада 11нче сыйныфны 18 меңгә якын укучы тәмамлый.

Быел республикада 11нче сыйныфны 18 меңгә якын укучы тәмамлый.

Бу атнада мәктәпне тәмам­лаучылар өчен иң дулкынландыргыч мизгел — чыгарылыш кичәләре үтә. Иңнәрендә очар канат тойган кызлар һәм егетләр дәртле яшьлек иленә, уңышлары да, сынаулары да
булачак зур тормыш юлына аяк баса. Быел чыгарылыш кичәләренең узуы кызлар һәм егетләр өчен аеруча зур сөенеч, чөнки дөнья буйлап таралган коронавирус күп кенә чараларга киртә куйды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белде­рүенчә, быел республиканың барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш кичәләре узачак.
“Бу мөһим вакыйга һәм ул кешеләр тормышында бер тапкыр була. Һәр белем бирү учреждениесе бәйрәм форматы турында мөстәкыйль рә­вештә карар кабул итә”, — ди­де Радий Хәбиров.
Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗинга төбәк җитәкчесе чара алдыннан мәктәп директорларын җыярга, санитар эпидемиологик таләпләрнең үтәле-ше турында аңлатырга һәм искәртергә кушты.
Быел республика мәктәплә-рен 18 меңгә якын кыз һәм егет тәмамлый, аларның 17814е Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра. Алар арасында Уфаның 65нче татар гимназиясе укучылары да бар. Белем учагын быел 28 укучы тәмамлый, ә аларга алмашка яңа уку елыннан 60 бала киләчәк.
— Безнең гимназия укучылары Бердәм дәүләт имтиханында ел саен яхшы нәтиҗә­ләр күрсәтеп, илнең абруйлы югары уку йортларына укырга керә. Былтыр БДИ буенча уртача балл 74 булды, быел да сынатмабыз, нәтиҗәләр шуннан ким булмас, дип ышанабыз. Әйтик, урыс теле буенча имтиханда 96-98 балл җыйган укучыларыбыз байтак, профильле математика буенча да отличникларыбыз 90нан артык балл туплап сөендерде, — ди гимназия директоры Әнфисә Галимҗа­нова.
Әлеге татар гимназиясендә ике уку алдынгысының уку йортын медаль белән тәмам­лавы көтелә. Айдар Тимергазин бе­лән Рамил Мөдә­ри­сов — беренче сыйныфтан ук бары тик “бишле” билгелә­ренә генә өлгәшкән тырыш, белемле егетләр. Сый­ныф җитәкче­ләре Асия Ногыманова унбе­ренче­ләр турында зур горурлык белән сөйли:
— Безнең сыйныф тату, бердәм булуы белән барысын да сокландыра. Укучыларым бик тырыш, максатчан. Олимпиадаларда, спорт, иҗат бәй­гелә­рендә җиңүләр яуладылар, шәһәр, республика күлә­мен­дәге конкурсларда да сынатмадылар. Алар киләчәктә дә куйган максатларына кыю атлар, дип өмет­лә­нәм.
Кызлар һәм егетләрнең һәркайсы күңел түрендә йөрт­кән һөнәргә ия булу теләге белән яна. Кемдер Уфаның, кемдер Казанның югары уку йортларын сайлаган. Урта махсус уку йортларына укырга керергә теләүчеләр дә бар.
Мәктәпне тәмамлаучы кызлар һәм егетләргә үзләре теләгән һөнәрләрне сайлап, максатларына ирешергә, тормыш сикәлтәләрен узганда сынатмаска, һәркайсына үз юлын табарга язсын!

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: