+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 июнь 2021, 14:25

100 балл җыючыларга — 100 мең сум!

Радий Хәбиров республиканың югары уку йортларына керәчәк укучыларны бүләкләргә кушты.

Радий Хәбиров республиканың югары уку йортларына керәчәк укучыларны бүләкләргә кушты.

Башкортстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның барлык Бердәм дәүләт имтиханы буенча соңгы нәтиҗәләр 8 июльдә билгеле булачак. Әлеге вакытта республикада берьюлы ике һәм аннан да күбрәк фәннәр буенча 100 балл алучы — дүрт һәм бер фән буенча 100 балл җыючы 89 укучы бар, дип хәбәр итте Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров министрлыкка республиканың югары уку йортларына керәчәк 100 балл җыючыларны бүләкләү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

"Бу төпле, сәләтле балалар һәм без, әлбәттә, аларны үзебездә калдырасы килә, — дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. — Матди ярдәм күрсәтү системасын уйлагыз. Бу еллык 100 мең сумнан башлап өстәмә грантлар булырга мөмкин. Акчаны күбрәк бирербез дип уйлыйбыз”.
Республика Башлыгы бу мәсьәләне сузмаска киңәш итте, чөнки бу егет-кызларны илнең башка университетларына җәлеп итәргә тырышалар.

Фото: «Башинформ»
Читайте нас