+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 июнь 2021, 12:10

Бер мәктәптән — өч укучы!

Туймазы 7нче мәктәбеннән берьюлы өч укучы БДИны 100 баллга тапшырды.

Туймазы 7нче мәктәбеннән берьюлы өч укучы БДИны 100 баллга тапшырды.

Камилла Латыйпова химия буенча 100 балл җыйды. Ул - шулай ук биология һәм экология буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы призеры.
Вероника Макрагузова урыс теле буенча имтиханда максималь балл җыйды. Вероника — черчение буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы җиңүчесе.
Тагын бер яхшы нәтиҗә — Нина Хөснетдиновада. Ул физика буенча 100 балл алды. Нина — төрле фәнни-гамәли конференцияләр призеры.

Туймазы 7нче мәктәбе “ЮНЕСКОның ассоцияле мәктәбе” статусын йөртә. Ул “Русиянең интеллектуаль-иҗади потенциалы” гомумдәүләт мәгариф программасының “Иң яхшы 100 белем бирү оешмасы” исемлегенә кертелгән. Ел саен әлеге программа кысаларында проект-тикшеренү эшчәнлегендә нәтиҗәле катнашкан өчен мәктәп укучылары “Русиянең иң яхшы 100 укучысы" арасына керә.

Башкортстанда әлегә 84 укучы БДИны 100 баллга тапшырды, республикада өч укучы берьюлы ике фәннән 100әр балл алды.
Республикада иң югары нәтиҗәләр күрсәтүче эшләрнең саны тагын да артырга мөмкин — тиздән җәмгыять белеме буенча тест нәтиҗәләре көтелә.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: