+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 июнь 2021, 12:25

Өлгергәнлек аттестаты белән - зур тормышка

Узган ял көннәрендә барлык мәктәпләрдә дә матур бәйрәм - чыгарылыш кичәләре үтте. Кырмыскалы районында быел 11нче сыйныфны 166 укучы тәмамлады һәм кулларына өлгергәнлек аттестаты алды.

Узган ял көннәрендә барлык мәктәпләрдә дә матур бәйрәм - чыгарылыш кичәләре үтте. Кырмыскалы районында быел 11нче сыйныфны 166 укучы тәмамлады һәм кулларына өлгергәнлек аттестаты алды.

Кырмыскалы гимназиясен тәмамлаучылар өчен аттестат алу тантанасының Яшьләр көне белән туры килүе чараны тагын да әһәмиятлерәк һәм чагурак итте. Быел гимназияне 18 укучы тәмамлады, аларның барысы да Бердәм дәүләт имтиханын яхшы балларга тапшырды. Район буенча иң югары уртача күрсәткеч тә нәкъ шушы уку йортына туры килә.
Әйткәндәй, районда бердәнбер йөз балл җыючы укучы да гимназиядән. Унбер ел дәвамында бары тик яхшы билгеләргә генә укыган Алсу Асылгуҗина химияне барысыннан да яхшырак белүен исбат итте.
Укучыларның һәм укытучыларның бердәм хезмәт нәтиҗәләре әле моның белән генә чикләнми: 6 укучы “Укудагы аерым уңышлары өчен” медале белән бүләкләнсә, 6сы ГТОның алтын билгесенә ия булды.
Әйткәндәй, бу сыйныф укучылары даими рәвештә төрле олимпиада, фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда да уңышлы чыгыш ясады. Мәктәптән тыш, район тормышында да актив катнаштылар.
Район хакимиятенең мәдәният, мәгариф бүлекләре, сәнгать һәм спорт мәктәпләре тарафыннан тапшырылган Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары укучыларның тырышлыгына зур бәһа булды.
Ә тырышлык беркайчан да бушка китми. Боларның барысы да аларга үзләренең күңеленә ошаган һөнәр сайларга, теләгән уку йортында белем алырга булышлык итәчәк.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: