Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин республикада яңа уку елы ничек башланачагы турында хәбәр итте.
Бүген Русия Президенты белән “туры элемтә” вакытында бер мәктәп укучысының уку елы ничек башланачагы, укыту процессы ничек оештырылачагы турында сорау яңгырады.
Башкортстанда без уку процессын традицион формада оештырырга һәм үткәрергә ниятлибез. Узган уку елы күрсәткәнчә, пандемия вакытында килеп чыккан барлык кыенлыкларда да без санитар-эпидемиологик нормалар һәм кагыйдәләр кысаларында уку процессын саклап кала алдык. Безнең укучылар мәктәп парталары артына утырыр дип өметләнәбез.
Шул ук вакытта шуны да өстәп билгеләп үтәсем килә: хәзер, җәйге чорда, колледжларда, техникумнарда, вузларда укырга кабул итү комиссияләре эшли башлады. Без барлык коллегаларыбызга да яшьләр арасында авыру таралу куркынычын киметү, документларны онлайн-форматта кабул итүне, электрон сервислар аша үткәрергә киңәш иттек. Бу эш республикада оештырылган һәм тормышка ашырыла”, — ди мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.