+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 июль 2021, 22:04

Татулык-бердәмлеккә – балалар бакчасыннан

Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасында чирек гасыр тәрбияче булып эшлим. Бу вакыт эчендә күпме чыгарылыш төркемнәрен мәктәпкә озаттык, нинди генә темага чаралар үткәрмәдек! Шунысын билгелисе килә: безнең балалар бакчасында сабыйларның күңеленә кечкенәдән милләтара дуслык, татулык орлыклары салына, бу юнәлештә җитди һәм эзмә-эзлекле эш алып барыла.

Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасында чирек гасыр тәрбияче булып эшлим. Бу вакыт эчендә күпме чыгарылыш төркемнәрен мәктәпкә озаттык, нинди генә темага чаралар үткәрмәдек! Шунысын билгелисе килә: безнең балалар бакчасында сабыйларның күңеленә кечкенәдән милләтара дуслык, татулык орлыклары салына, бу юнәлештә җитди һәм эзмә-эзлекле эш алып барыла.

Быел безнең чыгарылыш төркеменә 31 бала йөрде. Алар арасында урыс, татар, башкорт, мари һәм башка мил­ләт вәкилләре бар. Гомумән, тәрбия­ләнүчеләребезнең һәркайсы үз хал­кы­ның һәм тугандаш халыкларның мә­дәниятен, күркәм гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнсен өчен, бакчабызда тиешле шартлар тудырылган. Барлык бәйрәмнәрдә дә бездә төрле телләрдә җырлар башкарыла, шигырьләр укыла, кызлар һәм малайлар өчен милли киемнәр тегелә.
Балалар бакчасында республикабызда гомер кичерүче халыкларның көнкүреше-яшәешенә багышланган махсус күргәзмәләр булдырылды, данлы якташларыбыз хакында мәгълүмат тупланды.
Минем фикеремчә, сабыйларның ак кәгазьдәй пакь күңеленә бары тик изге хисләр генә салу иң беренче чиратта, әти-әнисенең һәм без, тәрбия­че­ләр­нең, зур бурычы. Бу юнәлештә әти-әниләр белән тыгыз элемтә булдырдык. Алар балалар бакчасында оеш­тыры­лучы барлык диярлек чараларда катнаша, хәтта корона­вирус пандемиясе чорында да бу бәйләнеш югалмады, бары тик үзара аралашуыбыз онлайн-форматка гына күчте.
Экскурсияләргә йөрибез. Туган шәһәребезнең күркәм һәм истәлекле урыннарында булабыз, музейга барабыз, балалар бакчасының яшел чи­рәмле киң ихатасында Сабантуй, Карга боткасы, Нәүруз бәйрәме, Кәккүк чәе һәм башка борынгы бәйрәмнәр­не ел саен үткәрәбез. Бакчабызда башкорт хал­кының тирмәсе һәм башка борынгы көнкүреш җиһазлары бар.
Балалар бакчасы театрының репертуарында “Шалкан”, “Шүрәле”, “Су анасы” һәм башка әкиятләр тупланды. Милли ризыклар турында чаралар да үткә­релә, алар, әлбәттә, күңелле итеп чәй өстәле артында уза.
Барлык чараларда да милләтара дуслыкның һәр кеше өчен никадәр мөһим икәнлеге хакында балаларга аңлаешлы тел белән сөйлибез, бер-берсенә карата ихтирамлы мөнәсә­бәттә булырга өйрәтәбез. Бердәм­лектә көч икәнен онытмыйк, дуслар!

Хафиза Җиһаншина,
Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе.
Фото: Р.Хаҗипова.
Читайте нас: