+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 июль 2021, 12:25

Балаларга ярдәм күрсәтик!

Башкортстанда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе старт алды.

Башкортстанда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе старт алды.

1 июльдә Башкортстанда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе старт алды.
Традицион игелеклелек акциясе 1 июльдән 31 августка кадәр бара. Акциянең максаты — авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ярдәм итү, балаларны яңа уку елына әзерләү. Акциянең оештыручылары — Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, “Гаилә” республика ресурс үзәге.
Мәктәп кирәк-яраклары җыю “Гаилә” районара үзәкләре һәм аларның республика шәһәр-районнарында урнашкан бүлекләре базасында үткәрелә. Канцелярия товарлары, дәфтәрләр, язу, рәсем ясау өчен кирәк-яраклар, балалар иҗаты өчен җыелмалар хәйрия акциясендә катнашучылардан бары тик яңа килеш кенә кабул ителә. Портфельләр, мәктәп формасы, дәреслекләр, нәфис әдәбият — яңа яки яхшы хәлдә булса гына.
Барлык кергән хәйрия ярдәме Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль яклау учреждениеләрендә исәптә торучы гаиләләргә җибәреләчәк. Нәтиҗәләр сентябрь башында ясалачак.

Фото: “Башинформ”
Читайте нас: