+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 июль 2021, 10:55

БДИда 100 балл алучылар артты!

География буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды.

География буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды.

Уфадан берьюлы ике укучы география буенча БДИны 100 баллга тапшырды. Алар — 106нчы “Содружество” лицееның 10нчы сыйныф укучысы Ника Хәлилова һәм 87нче мәктәпне тәмамлаган Тимур Тимерханов.

“Балаларны Бердәм дәүләт имтиханына укытучылар Бәширова Гөлнара Гасимҗан кызы һәм Попова Наталья Васильевна әзерләде. Ника, 10нчы сыйныфтан соң БДИ тапшыру хокукыннан файдаланып, география буенча имтиханны иң югары баллга тапшырды", — дип хәбәр итәләр шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтендә.

Башкортстан башкаласының мәгариф идарәсендә белдерүләренчә, быел географиядән имтиханны 52 укучы тапшырган, шуларның 13е 80 баллдан артык балл җыйган. Фән буенча уртача балл, узган елдагы белән чагыштырганда, 5,6 процентка арткан.

Билгеле булуынча, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БДИда 100 балл алган һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгендә катнашучы республика вузларына укырга кергән абитуриентларга бер тапкыр бирелүче 150 мең сум акча бирү турындагы указга кул куйган иде. Евразия фәнни-тикшеренү үзәгенә Башкорт дәүләт университеты, Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Башкорт дәүләт медицина университеты, Башкорт дәүләт аграр университеты, Уфа дәүләт нефть техник университеты, Уфа дәүләт авиация техник университеты һәм Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге.

Премияне алу өчен 100 балл җыючылар вузга керү турындагы боерык чыккан көннән бер ай эчендә Мәгариф һәм фән министрлыгына тиешле документларны тапшырырга тиеш.

Фото: Уфа хакимияте.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: