+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 июль 2021, 12:39

Медицина университетында нинди яңалыклар бар?

Шушы сорау белән без вузның кабул итү комиссиясенә мөрәҗәгать иттек.

Республика уку йорларында иң кызу эш мәле. Берәүләр кулларына диплом алу өчен дәүләт имтиханнары тапшырса, икенчеләр шушы уку йорты студенты булырга хыяллана. Башкортстан дәүләт медицина университетында быел нинди яңалыклар көтелә соң? Шушы сорау белән без кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Гөлнара Чыңгызовага мөрәҗәгать иттек.
- Быел кабул итү өчен иң түбәне 50-55 балл булырга мөмкин. Билгеле, бу күрсәткеч факультетка карап үзгәрә. Аннан да түбәнрәк балл җыючы абитуриентлар конкурста катнаша алмый. Шулай ук быел бездә берничә яңа юнәлеш буенча укытулар башланачак. Медицина биохимиясе, клиник психология, шәфкать туташы эше (бакалавр) турында әйтер идем. Ә магистратурада сәламәтлек саклауны оештыру, микробиология юнәлешләре буенча укуларны дәвам итә алачаклар.
Быел документ тапшырырга теләүчеләр узган елдагыдан бераз азрак. Без моны пандемиягә бәйлибез. Күбрәк "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша эшләргә тырышабыз, чөнки коронавирус һаман да мәкерле. Ә менә коммерция бүлегенә керергә теләүчеләр өчен мотлак безгә килеп гариза язарга кирәк. Шулай да укырга керергә теләүчеләр узган елдагыдан ким булмас, дип уйлыйбыз, - диде ул.
Ә без булачак табибларга алдагы сынауларда уңышлар телибез!
Фото: 2gis.ru
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: