+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 июль 2021, 11:45

Уку алдынгыларына — 100 һәм 60 мең сум премия!

Бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадаларда җиңүче яисә призер булган укучылар республика Башлыгы премияләренә дәгъва итә ала.

Бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадаларда җиңүче яисә призер булган укучылар республика Башлыгы премияләренә дәгъва итә ала.

Башкортстанда Бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадаларда җиңүче яисә призер булган укучылар республика Башлыгы премияләренә дәгъва итә ала. Шулай ук әлеге бүләк аларны әзерләгән укытучыларга да бирелә.
Мондый премияләр Радий Хәбиров тарафыннан 2018 елның ноябрендә расланды. Ул вакытта олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм аларны әзерләгән педагогларга – 60 мең, ә призерларга 30 мең сум акча бирелде. Яңа төзәтмәләр нигезендә, быелдан әлеге сумма 100 һәм 60 мең сумга кадәр арткан.

Кагыйдәләр буенча, берьюлы берничә фән буенча олимпиада җиңүчесе яисә призеры булган укучыга премия һәр казаныш өчен түләнә.

Педагогларга килгәндә, җиңүчене әзерләүдә берьюлы берничә укытучы катнашкан булса, премия күләме алар арасында тигез өлешкә бүленә. Әгәр бер педагог берничә призер яисә җиңүче әзерләгән икән, ул аларның һәркайсы өчен бүләк алырга мөмкин.

Төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 2 июльдән 2020-21 уку елы йомгаклары буенча республика Башлыгы премиясенә дәгъва итүчеләрдән документлар җыю башланды.
Документларны Мәгариф һәм фән министрлыгына 450077, Башкортстан Республикасы, Уфа шәһәре, Театр урамы, 5/2 (305нче кабинет) адресы буенча 20 июльгә кадәр тапшырырга кирәк. Документлар электрон рәвештә кабул ителми.

Документларны тапшыру тәртибе турында тулырак мәгълүматны +7 (347) 218-03-27 телефоны буенча белергә мөмкин.

Фото: bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: