-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 июль 2021, 12:00

Юллама өчен акча кайтарып бирелә

Башкортстанда яшәүчеләр балаларының ялы өчен кешбэк ала башлады.

Башкортстанда яшәүчеләр балаларының ялы өчен кешбэк ала башлады.

Башкортстанда да, ил буенча да, балалар ялына юлламалар бәясенең бер өлеше түләнә башлады. Республика халкының кайсы программадан файдаланырга сайлау мөмкинлеге бар.

Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, “Бердәм Русия” партиясенең “Ныклы гаилә” проектының Иҗтимагый советы рәисе Милана Скоробогатова, бүген республикада балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыруга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтелгән төрле программалар бар, дип билгеләп үтте.

Аларның берсе — федераль программа, ул вакытта ата-аналарга “Мир путешествий” сайтында сатып алынган юллама бәясенең яртысы кайтарыла. Балалар туристик кешбэгының программасы җәй дәвамында, акчаны 15 сентябрьгә кадәр кайтару мөмкинлеге белән, 31 августка кадәр эшли. Барлык теләүчеләр җәйге сменаларга балалар стационар лагерьларына юллама сайлый һәм сатып ала алачак һәм түләнгән сумманың федераль бюджеттан — 50, ә төбәк бюджетыннан өстәмә 30 процент күләмендә кире кайтарылачак. Бер балага ял итү саны чикләнми, сменаларның берничәсендә катнашырга мөмкин.

"Башкортстанда 2010 елдан ук балалар өчен юлламалар сатып алу буенча ташламалы программалар эшли. Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында теркәлеп, республикадагы лагерьларның исемлеген табарга һәм отышлы шартларда юллама алырга була. Элегрәк кабул ителгән төбәк программасы нигезендә ташламалар 70 процентка кадәр җитәргә мөмкин. Һәр ата-анага акча кайтару системасын үзләренә сайларга мөмкин. Бәхеткә, безнең республикада балалар ялын оештыру буенча киң программа сайлау мөмкинлеге бар", - дип белдерде Милана Скоробогатова.

"Кызым Азалия беренче тапкыр балалар лагеренда ял итте. Аның былтыр ук ялга барасы килгән иде, тик пандемия аркасында бара алмады. Май азагында “Энергетик” балалар сәламәтләндерү лагерена кешбэк кулланып юллама сатып алдым. Акчаны кире кайтару өчен мин алдан ук “Мир путешествий” сайтында теркәлеп, “Мир” картасы белән юлламаның тулы бәясен түләдем. Биш көннән соң ял бәясенең яртысы күләмендә кешбэк минем исәпкә күчте. Гаилә бюджеты өчен бу - сизелерлек акча", - дип сөйли Уфа шәһәрендә яшәүче Лилия Исмәгыйлева.

"Миңа лагерьда ял итү бик ошады. Һәр көнне бассейнда коендык, “Күбек” кичәсе, “Холи” буяулар фестивале кебек төрле кызыклы чараларда катнаштык, бигрәк тә “Бер үк төрле” иҗади конкурсы ошады. Лагерьда минем бик күп дусларым барлыкка килде, алар белән әле дә аралашабыз. Киләсе елга янә барасым килә, чөнки анда бик шәп булды!” — дип уртаклаша Азалия Исмәгыйлева.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: