+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 июль 2021, 10:20

107 укучыда — 100 балл!

Башкортстанда БДИның соңгы нәтиҗәләре билгеле булды.

Башкортстанда БДИның соңгы нәтиҗәләре билгеле булды.

Быел барлык имтихан кампаниясе йомгаклары буенча 100 баллга 107 чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан тапшырды, дип хәбәр итте “Россия” медиаүзәгендә узган матбугат конференциясендә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. Аларның 14е-химия, 2се-әдәбият, 7се-география, 4се-профильле дәрәҗәдәге математика, 22се-урыс теле, 6сы-тарих, 33е-физика, 1се-җәмгыять белеме, 18е-информатика һәм ИКТ буенча.
8 уку фәннәре буенча, 2020 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, уртача балларның артуы күзәтелә. 81 һәм аннан да күбрәк балл алган БДИ тапшыручыларның өлеше 9 фән буенча арткан, дип билгеләп үтте министр.
Узган ел белән чагыштырганда ике фәннән берьюлы 100 баллга БДИ язган чыгарылыш сыйныф укучылары саны артты. Төбәктә биш укучы берьюлы ике фәннән 100 балл алды.
“Башкортстаннан 100 балл җыючыларның күбесе Мәскәү яки Уфа вузларына укырга керергә ниятли: 40 процент — Мәскәүгә һәм шул кадәр үк Уфага. Калганнары — Санкт-Петербург, Казан яки Екатеринбург шәһәрләренә китәргә җыена”, — дип хәбәр итте министр чыгарылыш сыйныф укучылары арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре турында.
Айбулат Хаҗин шулай ук кайбер чыгарылыш сыйныф укучыларының әлегә “икеләнүен” һәм андыйларны Башкортстанда калдырырга омтылырга кирәклеген ассызыклады.
Билгеле булуынча, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БДИда 100 балл алган һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгендә катнашучы республика вузларына укырга кергән абитуриентларга 150 мең сум акча бирү турындагы указга кул куйган иде. Евразия фәнни-тикшеренү үзәгенә Башкорт дәүләт университеты, Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Башкорт дәүләт медицина университеты, Башкорт дәүләт аграр университеты, Уфа дәүләт нефть техник университеты, Уфа дәүләт авиация техник университеты һәм Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге.
Мәгариф һәм фән министрлыгында билгеләүләренчә, премия республика мәктәпләрен тәмамлаучыларга гына бирелә. Премияне алу өчен 100 балл җыючылар вузга керү турындагы боерык чыккан көннән бер ай эчендә Мәгариф һәм фән министрлыгына тиешле документларны тапшырырга тиеш.
Шулай ук төбәктә 2020 елдан башлап 100 балл җыючы укучыларны әзерләүче укытучыларга да премияләр түләнә. Премиянең күләме — 100 балл җыючылар санына карамастан, 50 мең сум.

Фото: bashinform.ru
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: