+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 июль 2021, 10:55

БДИны 400 баллга тапшыручы да бар!

Быел андый нәтиҗә күрсәтүче укучы Русиядә бердәнбер.

Быел андый нәтиҗә күрсәтүче укучы Русиядә бердәнбер.

2021 елда БДИны бер укучы 400 баллга тапшырган. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев белдерде, дип ТАСС хәбәр итә.
Быел БДИ нәтиҗәләренә килгәндә, 409 укучы — 200 балл, 16 укучы — 300 балл, бер укучы 400 балл җыйган.
Агымдагы елда БДИны 400 баллга тапшырган бердәнбер мәктәп укучысы Дондагы Ростов шәһәрендәге “КЭО лицее"ның чыгарылыш сыйныф укучысы Алика Осадчая булды. Ул урыс теле, тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле буенча имтиханнарда максималь балл алды.
Төрле хокук бозулар өчен имтиханнан 939 кеше чыгарып җибәрелгән. Музаев билгеләп үткәнчә, соңгы елларда БДИда читтән торып катнашучылар саны тотрыклы кала.
Моннан тыш, БДИ-2021 үткәрү чорында 500 дән артык кеше коронавирус йоктырган, алар имтиханны июль аенда өстәмә чорда тапшырачак, дип белдерде “Рособрнадзор” җитәкчесе.

Фото: serpuhov.bezformata.com
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: