+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 июль 2021, 10:45

100 балл алучылар саны буенча лидер төбәкләр ачыкланды

БДИның төп чорында ил буенча 682 меңгә якын укучы катнашты.

100 балл алучылар саны буенча лидер төбәкләр ачыкланды
100 балл алучылар саны буенча лидер төбәкләр ачыкланды

БДИның төп чорында ил буенча 682 меңгә якын укучы катнашты.

Русия буенча БДИ нәтиҗәләренә килгәндә, быел БДИ буенча максималь 100 баллны 8 меңнән артык кеше җыйган. 409 укучы — 200 балл, 16 укучы — 300 балл, бер укучы 400 балл алган. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев белдерде.
Агымдагы елда БДИны 400 баллга тапшырган бердәнбер мәктәп укучысы Дондагы Ростов шәһәрендәге “КЭО лицее"ннан Алика Осадчая булды. Ул урыс теле, тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле буенча имтиханнарда максималь балл алган.
Иң күп 100 балл җыйган укучылар урыс теле һәм әдәбиятын тапшыручылар арасында булды. Быел иң югары балл җыйган балалар саны буенча Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Краснодар крае лидерлыкка чыккан.
Төрле хокук бозулар өчен имтиханнан 939 кеше чыгарып җибәрелгән. Хәзер алар сынауны киләсе елда гына тапшыра алачак.
Моннан тыш, БДИ-2021 үткәрү чорында 500дән артык кеше коронавирус йоктырган, алар имтиханны июль аенда өстәмә чорда тапшырачак, дип белдерә “Рособрнадзор” җитәкчесе.
БДИның төп чорында барлыгы 682 меңгә якын кеше катнашты, шуларның 625 меңгә якыны – укуны быел тәмамлаучылар. Имтихан федерациянең барлык 85 субъектында һәм 58 чит илдә үткәрелде. БДИ үткәрү өчен өчен 5820 пункт булдырылды.

Фото: centriym.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: