+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 июль 2021, 14:15

Фәнни лабораторияләр төзеләчәк

Бу үзебезнең яшьләргә яңа мөмкинлекләр ачачак.

Фәнни лабораторияләр төзеләчәк
Фәнни лабораторияләр төзеләчәк

8 июльдә Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин видеоконференция режимында "Фән сәгате" форматында чираттагы киңәшмә уздырды. Анда профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, төбәк университетлары ректорлары катнашты.

Көн тәртибендә - дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә яшьләр лабораторияләре булдыру. Башкортстан Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов хәбәр иткәнчә, республика югары уку йортлары һәм Уфа федераль тикшеренү үзәге институтлары «Фән һәм университетлар» милли проекты кысаларында шундый яшьләр фәнни үзәкләрен төзүгә Русия Фән һәм югары белем министрлыгына сигез гариза әзерләгән.
- 2021-23 елларга илнең югары уку йортларында ел саен уздырыла торган федераль лабораторияләрне финанслау 1,8 миллиард сум тәшкил итә, шуңа күрә һәр мөстәкыйль лаборатория ел саен 15-18 миллион сумлык грантка өметләнә ала, - дип билгеләде Руслан Казыйханов. - Безнең гаризалар барлык таләпләргә туры килә.

Яшьләр лабораторияләре төзү өчен мәҗбүри шарт - яшь аспирантлар һәм өлкән курслар студентларының проектта катнашуы.

- Шулай итеп, без яшь галимнәргә, талантлы студентларга һәм аспирантларга ярдәм итә, Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә перспективалы һәм кызыклы юнәлешләр булдыра алабыз, - диде Александр Сидякин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: