+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 июль 2021, 13:45

Сигез яшендә БДИ тапшырган!

Ә сез, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру катлаулы, дисез...

Сигез яшендә БДИ тапшырган!
Сигез яшендә БДИ тапшырган!
Ә сез, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру катлаулы, дисез...

Мәскәүдә сигез яшьлек Алисә Теплякова БДИны уңышлы тапшырган һәм урта гомуми белем турында аттестат алган. Бу хакта кызның әтисе сөйләгән, дип яза «Лента".ру " басмасы.

Алисә 9нчы сыйныф өчен аттестатны җиде яшендә алган, шуннан соң 11нче сыйныф өчен фәннәрне тапшырган. Документны ул техник сәбәпләр аркасында бер елдан соң гына алган.

Кыз МДУның психология факультетына укырга керергә ниятли, әмма экология һәм биоинформатика белән бәйле башка программаларны да карый.

ТАСС мәгълүматлары буенча, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтендә әлеге мәгълүматны раслыйлар һәм, Алисә урыс теле, математика, биология һәм информатика буенча БДИ тапшырды, дип белдерәләр.

Элегрәк язуыбызча, Бельгиянең Остенде шәһәрендә яшәүче Лоран Симонс 11 яшендә Антверпен университетында бакалавр дипломын алган.

 
 
Фото: reestrrekordov.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: