+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 июль 2021, 15:40

Вузга керү буенча сорауларыгыз бармы?

Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе буенча брифинг уздырыла.

Вузга керү буенча сорауларыгыз бармы?
Вузга керү буенча сорауларыгыз бармы?

Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе буенча брифинг уздырыла.

Бүген, 12 июльдә, 18.30 сәгатьтә Башкортстан "Юлдаш" телеканалы һәм Республика белән идарә үзәге республика югары уку йортларына кабул итү кампаниясенә багышланган туры эфир уздырачак.

Укырга керү турында приказны университет сайтында ничек табарга? Читтән килгән студентларга тулай торакка ничек урнашырга? Студентка университетта прививка ясату мөмкинме? Быел дистанцион укыту булырмы? Брифинг барышында бу һәм башка сорауларга җавап белеп булачак.

Әлеге чорда абитуриентларның бихисап җыелган сорауларына туры эфирда республиканың эре вузлары җитәкчеләре һәм Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин җавап бирәчәк.

БСТ телеканалында һәм социаль челтәрләрдә эфир трансляциясен карагыз.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: